Accessibility links

Кайнар хәбәр
10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.
10 сентябрь кичендә Казанда бер төркем активист Украинадагы сугышка каршы пикет үткәрде.

Украинага интервенция

17:06 28.8.2014

Петр Порошенко: Украинага Русия гаскәрләре бәреп керде

Украина президенты Петр Порошенко һава аланында Русиянең илгә гаскәр кертүен белдерә
Украина президенты Петр Порошенко һава аланында Русиянең илгә гаскәр кертүен белдерә

Украина президенты Петр Порошенко Русия гаскәрләренең Украинага бәреп керүен белдерде һәм Милли иминлек һәм саклану шурасын ашыгыч утырышка җыйды.

Порошенко 28 августка билгеләнгән Төркия сәфәреннән баш тартты һәм югары җитәкчеләрне җыеп Донецки өлкәсендә “кисәк начараеп киткән” вазгыять турында киңәшләшәчәген белдерде. Русия хәрбиләре ярдәмендә сепаратист сугышчыларның Мариупольдән 40 чакрымдагы Новоазовски шәһәрен яулап алуы хәбәр ителде.

Порошенко шулай ук Киевның БМО Иминлек шурасын һәм Европа шурасын Украинадагы кризис турында сөйләшү өчен ашыгыч утырыш үткәрергә чакыруын белдерде.

Украинаның Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасындагы вәкиле Игорь Прокопчук Русияне “турыдан-туры интервенция”дә башлауда гаепләде. Оешмадагы Русия вәкиле Андрей Келин бу гаепләүне кире кага.

17:11 28.8.2014

Олланд: Русия гаскәрләренең Украинада булуы кабул ителмәслек хәл

Франсуа Олланд
Франсуа Олланд

Франция президенты Франсуа Олланд Украинада әгәр чыннан да Русия гаскәрләре бар икән, бу кабул ителмәслек һәм ярамаслык хәл дип белдерде. Бу хакта ул Парижда Франциянең төрле илләрдәге илчеләре белән очрашуда әйтте.

Ул дөньядагы хәлләргә багышланган чыгышында Сүриядәге кризисны һәм Гыйрактагы вазгыятьне дә телгә алды. Олланд сүзләренчә, Сүриядә һәм Гыйракта "Ислам дәүләте" дип аталучы радикал төркемнәргә каршылык күрсәтүчеләр Көнбатыштан ярдәм, шул исәптән, хәрби ярдәм да алырга тиеш.

Франсуа Олланд шулай ук радикал исламчылар каршылык күрсәткән Либиядә тәртип урнаштыру өчен БМОны ил җитәкчелегенә бөтен яклап булышырга чакырды.

17:26 28.8.2014

НАТО Украинада бер меңнән артык Русия хәрбие сугыша дип исәпли

НАТО офицерының бу турыдагы белдерүе бүген Көнбатыш хәбәр агентлыкларында таралды.

Үз исемен атауны теләмәгән бу офицер Бельгиянең Монс шәһәрендә журналистларга “алар сепаратистларга ярдәм итә һәм алар ягында сугыша”, дип белдерде.

Берничә сәгать элегрәк Украина президенты Петр Порошенко да Мәскәүнең Украинага гаскәр кертүен әйктән иде.

АКШның Украинадагы илчесе Джеффри Пайетт Твиттерда Украинада сугышучы Русия хәрбиләренең саны арта баруын турында язды. Ул шулай ук Русия Украинаның көнчыгышына иң яңа зенит-ракет комплекслары, шул исәптән SA-22 корылмалары китергәнлеген белдерде.

17:44 28.8.2014

Ходорковский: Русия Украинадагы сугыш турында ялганлый

ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский Украинадагы вазгыять турында: "Без (Русия) Украина белән чынлап торып сугышабыз. Анда солдатлар һәм техника җибәрәбез. Украиннар яхшы сугыша, әмма чигенә. Көчләр, әлбәттә, тигез түгел", дип әлеге сугыш турында Русиянең ялганлаганын әйтә.

"80 елларда Әфганстанда, 90 елларда Чечняда алдаган кебек, бүген Украина турында алдау бара. Без моны туктата алабыз һәм туктатырга тиеш. Моның өчен урамнарга чыгу һәм эш ташлау белән куркыту җитә. Хакимият шунда ук биреләчәк, чөнки ул куркак. Юк, без моны эшләмәячәкбез, ышанганыбызны күрсәтергә тырышачакбыз. Һәм җеназаларда елаячакбыз", ди Ходорковский.

17:47 28.8.2014

Сепаратистлар җитәкчелеге Русия сугышчылары күп булуын таный

Сепаратистлар җитәкчелеге Русия сугышчылары күп булуын таный
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:36 0:00

Янәсе Донецки халык республикасының (ДНР) "премьер-министры" Александр Захарченко Русия яклы сепаратист сугышчылар арасында Русия ватандашларының күп булуын белдерде. "Россия 24" каналына интервьюда Захарченко алар арасында хәрби хезмәттәгеләрнең дә, хәрби хезмәттән киткәннәрнең дә күп булуын әйтте. Аның әйтүенчә, Русиядән ихтыярый рәвештә сугышырга килгәннәр саны өч-дүрт мең булган. Мәскәү үз кешеләренең күрше илгә каршы сугышуын әле дә танымый.

19:08 28.8.2014

Рязань десант дивизиясендәге 250 хәрби хезмәткә чакырылганны Украинага җибәрү өчен килешү имзаларга мәҗбүр иткәннәр

Солдат аналары комитеты берлегенең җаваплы сәркатибе Валентина Мельникова РБКга, Рязан десант тивизиясендәге 250 хәрби хезмәткә чакырылганны киләсе атнада Украинага җибәрү өчен мәҗбүри килешү имзаларга мәҗбүр иткәннәр, дип белдерде.

Бу хакта хокук яклаучыга хәрби хезмәткә чакырылганнарның әниләре хәбәр иткән. Алар әйтүенчә, Рязань дивизиясе хәзер Ростов өлкәсендә күнегүләрдә.

05:04 29.8.2014

Обама Украина кризисы өчен Русияне гаепли

АКШ президенты Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама Украинадагы кризисның кискенләшүе өчен Мәскәүне гаепләде.

Обама әйтүенчә, Украинаның көнчыгышындагы сугышчылар бернинди дә баш күтәргән җирле халык түгел, ә Русиядән ярдәм, хәрби күнегүләр, корал һәм финанслар алучы сепаратистлар.

АКШ президенты Украина НАТО әгъзасы түгел, шуңа күрә беректәшлек әгъзалары Украинадагы хәлләр сәбәпле Русия белән кораллы низагка кермәячәк дип өстәде.

Обама киләсе айда Уэльста үтәчәк саммитта катнашачын искә алып, анда Русиягә карата яңа чаралар мәсьәләсе каралачагында өметләнүен әйтте.

Ак йортның матбугат хезмәте белдерүенчә, Обама белән Германия канцлеры Ангела Меркель телефон аша сөйләшеп Русиягә карата яңа чикләүләр турында киңәшләшершә дип килешкән.

05:42 29.8.2014
Германия канцлеры Ангела Меркел
Германия канцлеры Ангела Меркел

Германия канцлеры Ангела Меркель белдерүенчә, Русиягә карата чикләүләрне киңәйтү мәсьәләсе Европа берлегенең бу шимбәдә узачак саммитында ук каралырга мөмкин. Ул моны Русиянең Украинага гаскәр кертүе турындагы хәбәрләр белән аңлатты.

"Анда урыс хәрбиләре саны артуы һәм яңа тәртипсезлекләр турында хәбәрләр килә. Бу безнең Европа шурасы утырышында бу мәсьәләне яңадан күтәрергә тиешлегебезне күрсәтә", диде Германия канцлеры.

Украинадагы хәлләр турында Меркель Британия премьеры Дэвид Кэмерон белән дә телефон аша киңәшләште.

"Русия танклары чик аша Украинага бәреп кергәндә, Минскидагы сөйләшүләрдә катнашу гына җитми. Без Русияне башка юл сайларга һәм кризиска сәяси чишелеш табарга чакырабыз. Русия башкача эш итсә, һичшиксез яңа чаралар күреләчәк", диде Кэмерон.

дәвам

XS
SM
MD
LG