Украина низагы: Татнефть акцияләре төшә
12 сентябрь Европа Берлегенең Русиягә яңа чикләүләре көченә керә. Алар 24 кешегә һәм Русиянең берничә ширкәтенә кагылачак. "Кара исемлек" әлегә игълан ителми.
Шушы хәбәр сурәтендә атнакич төштән соң Русиянең кыйммәтле кәгазь базарында акцияләр төшә башлады. Интерфакс хәбәренә күрә, югалтучылар арасында Газпром (-0,6%), Ростелеком (-1,3%), Татнефть (-1,8%) ширкәтләре бар.
Украин хәрбиләре һәм сепаратистлар әсирләрен алмаштырды
Украин хәрбиләре һәм Русия яклы сепаратистлар җомгага каршы төндә Донецки янында әсирләрен алмаштырды. Reuters мәгълүматына күрә, узган атна ирешелгән килешү нигезендә барлыгы 74 әсир алмаштырылган.