Accessibility links

Русиядә бер доллар 37 сумнан артты


Мәскәүдә акча алыштыру урыны
Мәскәүдә акча алыштыру урыны

Бүген Русиядә доллар 37 сумнан (рубль) артып, моңа кадәр булмаганча кыйбатланды. Украинада вазгыять кискенләшкәнгә, Көнбатышның яңа чикләүләре булыр дип рубль бәясен югалта башлады.

Сәүдә башында долларның "иртәгә" дигән бәясе 30 тиенгә артып 36 сум 87 тиенгә җитте. Евро бәясе дә 30 тиенгә артып 48 сум 72 тиен булды.

Пәнҗешәмбе Германия канцлеры Ангела Меркель, шимбә булачак Европа Берлеге саммитында, Украинага тагын Русия гаскәрләре кертелгәнгә һәм сепаратистларның һөҗүмнәре көчәйгәнгә, Русиягә яңа чикләүләр кертү турында сөйләшәчәкләрен белдерде.

АКШ Дәүләт департаменты әлеге вазгыятьтә чикләүләрне катылату иң кулай чара дип белдерде.

XS
SM
MD
LG