Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Монголия арасында виза бетерелде


Русия һәм Монголия җитәкчеләре ике ил арасында визаны бетерү турында килеште. Бу хакта фәрман Владимир Путинның Монголиягә сәфәренең беренче көнендә имзаланды.

Бер илнең ватандашлары икенчесенә 30 көннән артык тормыйча паспорт белән генә кереп-чыгып йөри алачак.

Бүген Улан-Баторда 15 килешүгә кул куелды. Русия Монголиягә хәрби-техник өлкәдә ярдәм итәчәк. Элек Русиягә Монголиядән ит кертүне тыю карары гамәлдән чыгарылды.

Путин бу сәфәрендә Халхин-Гол елгасында сугышта җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан булачак тантаналарда да катнаша. 1939 елда совет-монгол гаскәрләре биредә Япония армиясен җиңде.

XS
SM
MD
LG