Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке проблемнарны читкә очуга салым кертеп чишмәкчеләр


Казан халыкара һава аланы
Казан халыкара һава аланы

Русия халкының чит илләргә йөрүен киметү, ил эчендәге очышларны җанландыру максатындагы канун өлгесе Думага тапшырыла. Әмма эчке очышларны кыйбатлатучы башка сәбәпләр дә бар.

Русия Дәүләт думасындагы "Гадел Русия" фракциясе ил халкының чит илләргә чыгып йөрүен киметү максатында чираттагы бер канун өлгесен шушы көннәрдә Дума карамагына тапшырыр дип көтелә.

Фракциянең рәис урынбасары Олег Нилов әзерләгән бу канун өлгесе чит илләргә очу билетыннан дәүләт кесәсенә 18 процент салым алуны күздә тота. Дөньяның чит илләргә очышларны хуплаучы башка илләрендәге кебек Русиядә дә читкә очу билетлары моңарчы салымсыз сатыла иде.

Шул ук вакытта канун өлгесендә Русия эчендәге очыш билетларыннан моңарчы алынып килгән 18 процент салымны бетерү турында да язылган.

Нилов фикеренчә, бу үзгәреш кешеләргә читкә очуга караганда Русия эчендә генә очуны күпкә отышлырак итәчәк, эчке туризмны җанландырып җибәрәчәк.

Хәзергә "Трансаэро" һәм "Аэрофлот" очышларының 70-ләп процентын чит ил сәфәрләре тәшкил итә.

Мондый канун кабул ителгән очракта чит илләргә очу шактый кыйбатланачак, Русиянең үзендәге очышлар арзанаячак дип көтелә. Әмма Русиянең Пассажирлар берлеге рәисе Кирилл Янков эчке очыш билетларының кисәк арзанаюына бик өметләнмәвен белдерде. Аның әйтүенчә, билет бәяләренә тәэсир итүче башка мөһимрәк факторларны да онытмаска кирәк.

Кирилл Янков
Кирилл Янков

"Ил эчендәге авиабилетларның кыйбатлыгы башка обьектив сәбәпләргә дә нигезләнә: кышын кар чистарту, җылытылган корылмалар һәм көненә ике генә очкыч кабул итүче, зыянга эшли торган һава аланнары, шул һава аланнарының эшчәнлеге чыгымнары да билет бәясенә керә инде", ди Янков.

Аның әйтүенчә, очкычларны ягулык белән тәэмин итүче ширкәтләр арасында көндәшлек булмау сәбәпле, Русиядә ягулык та бик кыйбат бәягә сатыла.

Аннексияләнгән Кырымга очышлар да салымнан азат ителгән. Әмма шуңа да карамастан, бу җәйдә туризм ширкәтләре кайбер чит илләргә ашау-эчү һәм яшәү бәясе дә кергән юлламаларның Кырымга һәм кире өйгә очу билетыннан арзанракка чыгуын, патриотик өндәмәләргә карамастан, кешеләрнең сервис дәрәҗәсе яхшырак булган илләрдә ял итәсе килүен белдерде.

Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Шулай да, 3 сентябрьдә Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Украина кризисы һәм Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләрнең киеренкеләшүе сәбәпле бу җәйдә Европада Русия туристларының 30 процентка кимүен таныды. Чит илләргә бару туризмы турында кануннарны үзгәртү мәсьәләренә багышланган киңәшмәдә Медведев Төньяк һәм Үзәк Европа илләренә баручыларның кимүен, шул ук вакытта Көньяк Европага һәм Азиягә баручыларның артуын әйтте.

Премьер-министр белдерүенчә, гомумән алганда, бу елның беренче яртысында чит илгә туризм дүрт процентка кимегән.

Туризм ширкәтләре читкә сәяхәт итүчеләрнең кимүен Кырымны аннексияләгәннән соң Русиядә көч структуралары хезмәткәрләренә (биш миллионга якын кеше дип исәпләнә) читкә чыгу тыелу һәм чит ил валюталары белән чагыштырганда рубль бәясенең нык төшүе белән дә аңлата.

XS
SM
MD
LG