Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Кытай белән мөнәсәбәтләр өстенлекле булып кала


Сьюзан Райс һәм Ян Цзечи

АКШ Кытай белән мөнәсәбәтләренең үзенең тышкы сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып калуын белдерә. Бу хакта бүген АКШ президентының милли иминлек киңәшчесе Сьюзан Райс Пекинда Кытай тышкы эшләр министры Ян Цзечи белән очрашкан вакытта әйтте.

Ян Цзечи сүзләренчә, ике як та хезмәттәшлектәге теләкләрне хөрмәт итәргә, четрекле мәсьәләләрне конструктив хәл итәргә тиеш.

Райс Кытайга АКШ президенты Барак Обама сәфәрен оештыру өчен килде. Бу сәфәр ноябрь аенда көтелә.

Август аенда АКШ Кытайны һавада булган провокациядә гаепләде. АКШның хәрби-диңгез көчләре очкычы янында Кытайның һәрби-һава көчләре очкычы куркыныч борылыш ясады. Бу хәл 19 август көнне Көньяк-Кытай диңгезе өстендә Хайнань утравыннан 215 чакрымда булды.

XS
SM
MD
LG