Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хәрбиләре һәм сепаратистлар бер-берсен килешүне бозуда гаепли


Украинаның "Азов" батальоны хәрбие Мариуполь тирәсендә тикшереп үткәрү капкасында
Украинаның "Азов" батальоны хәрбие Мариуполь тирәсендә тикшереп үткәрү капкасында

Украина хәрбиләре һәм Русия яклы сепаратистлар бер-берсен килешүне бозуда гаепли.

Украинаның көньяк-көнчыгышындагы махсус операция матбугат үзәге, сепаратистлар кичә ут ачуны туктату килешүен биш тапкыр бозды, аерым алганда, Ждановка, Золотое, Пески һәм Нижняя Крынка авыллары янындагы Украина хәрбиләре ныгытмаларына ут ачканнар, дип белдерде.

Үз чиратында үзләрен Донецкий һәм Луһански "халык республикалары" вәкилләре дип белдерүчеләр, Енакиево, Очередино, Веселая гора һәм Ясиноватая авылларындагы сепаратистларның тикшереп үткәрү капкаларына Украина хәрбиләре артиллериядән атты дип белдерә. Сепаратистларның хәрби баш фатиры белдерүенчә, Луһански өлкәсендәге Красный партизан шәһәрендә "Айдар" батальоны һөҗүме һәм "Град"тан ату нәтиҗәсендә тыныч халык арасыннан 10 кеше яраланган.

Донецки өлкәсе губернаторының киңәшчесе Константин Батозский Фейсбукта дүшәмбегә каршы төндә сепаратистлар Мариуполь янында һөҗүм итте дип белдерде. Андагы мәгълүматларга күрә, Новоазовка, Сартана һәм Коминтерново авыллары ягыннан танклар, БТРлар һәм хәрбиләр һөҗүм иткән. Хәзер Мариупольдә тыныч дип белдерелә. Украина эчке эшләр министры Арсен Аваков Мариупольгә өстәмә көчләрнең китерелгәнен белдерә.

Украина президенты Петр Порошенко дүшәмбе Мариупольгә килер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG