Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ярдәм" үзәге күрмәүчеләре күлдә су астына төште


"Ярдәм" үзәге күрмәүчеләре күлдә су астына төште
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:05 0:00

"Ярдәм" үзәге күрмәүчеләре күл төбенә төште

Күрмәүче мөгаллимнәр Идрис Хәертдинов һәм Руслан Закиров башта бассейнда дайвинг ясаган. Табигатьтә су астына төшү өчен Зәңгәр күлне сайлаганнар.

Дайвинг белән шөгыльләнү – күрмәүче инвалидлар Идрис Хәертдинов һәм Руслан Закировның күптәнге хыялы. Алар “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә укытучы булып эшли, үзләре кебекләргә Брайль системасына нигезләнеп укырга өйрәтә.

Күлдә дайвинг ясар алдыннан мөгаллимнәр Бентос клубында бассейнда су астына төшү әзерлеге узган. Табигать шартларында су астына төшү өчен Казан янындагы Щербаковка авылында урнашкан Зәңгәр күлне сайлаганнар. Аның җылылык дәрәҗәсе җәен дә кышын да +6 градус. Су өстендә боз катмый.

Бентос клубы җитәкчесе Ренат Галимов әйткәнчә, үзенең суыклыгы аркасында бу күл дайверлар өчен авыр пункт булып тора. Сукыр мөгаллимнәр күптәнге хыялын шушы җиңел булмаган күлдә тормышка ашыруларына аеруча шат булды.

XS
SM
MD
LG