Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләре ачлык игълан итте


Уфада ашыгыч ярдәм станциясенең алты хезмәткәре вакыты билгеләнмәгән ачлык игълан итте. Алар хезмәт хакларын арттыруны таләп итә. Әлеге хезмәткәрләр "Действие" һөнәр берлегенә карый.

Табиб, фельдшер, өч шәфкать туташы һәм бер медбрат өч бүлмәле фатирда ачлык тота. Әлегә анда өчәү генә калган, калганнар эшкә киткән.

Узган атнада Уфа шәһәренең ашыгыч ярдәм станциясе хезмәткәрләре ярдәм күрсәтүче төркемнәрне тулыландыру һәм хезмәт хакларын күтәрү таләбе белән митинг түкәрде.

Бу хәлгә кадәр Уфаның ашыгыч ярдәм станциясендә булган тикшерү бюджет акчаларын тиешле максатларда тотмау һәм канун бозып хезмәт хакы түләүне ачыклаган иде.

XS
SM
MD
LG