Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакытыннан алда тавыш бирүнең биш хикмәте


Чаллыда вакытыннан алда сайлау урыны
Чаллыда вакытыннан алда сайлау урыны

"Вакытыннан алда тавыш бирергә мәҗбүр итү – сайлаучының хокукын бозу" ди сайлау кануннары белгече Андрей Бузин.

Бу атнада Русиядә теге-яки бу сәбәп белән 14 сентябрь сайлавына бара алмаучылар өчен алдан тавыш бирү оештырылды. 3-13 сентябрь көннәрендә сайлаучылар паспорт һәм сайлау көнендә килә алмау сәбәбе язылган гариза белән тавыш бирү урыннарына бара ала.

1999 елга кадәр теләгән һәркем билгеләнгән көннән 15 көн алдан барып сайлап кайта ала торган булган. 2002 елдан халык бары тик җирле муниципаль сайлауларда гына алдан тавыш бирә алган.

Алдан тавыш бирү мөмкинлеген бирүче канун Русиядә сайлауларда хәрәмләшүләр сәбәпле 2010 елда бөтенләй гамәлдән чыгарылган иде.

Сайлау кануны белгече Андрей Бузин
Сайлау кануны белгече Андрей Бузин

Быел апрель аенда Русиянең Конституция мәхкәмәсе 2010 елда кабул ителгән канунны гамәлдән чыгарып алдан тавыш бирү тәртибен кире кайтарды. Сайлау кануннары белгече Андрей Бузин алдан тавыш бирүнең хикмәтләрен аңлатты.

Алдан тавыш бирү турында белергә кирәк биш әйбер

  1. Алдан тавыш бирү ул көнендә бара алмаган сайлаучының хокукы
  2. Бирелгән тавышларның сайлау көнендә тартмаларга барып җитүен күзәтү кирәк
  3. Алдан тавыш бирү ул хәрәмләшүгә туры юл
  4. Алдан тавыш бирү ул конверттан бер бюллетеньне алып икенчесен салып кую өчен яхшы мөмкинлек
  5. Алдан тавыш бирү ул дәүләт, бюджет һәм унитар ширкәтләрдә эшләүчеләрне куркытып тоту һәм алар белән идарә ысулы

Сайлау кануннары белгече Андрей Бузин сүзләренә караганда, бу көннәрдә халыкның алдан тавыш бирергә мәҗбүр ителүе турында хәбәрләр Татарстаннан, Самардан һәм Петербурдан килә. Самарда 2000 елдан беренче тапкыр губернатор сайлавы, Татарстанда Дәүләт Шурасына сайлау, Петербурда вакытыннан алда губернатор сайлавы үтәчәк.

Чаллыда алдан тавыш бирергә килүчеләрнең кайберләре сайлауга бармаган очракта эштән алыну куркынычы аркасында килүен таныды.

Татарстанда тавыш бирүгә куып китерелгәннәрне сүрәтләгән видеолар арта бара.

XS
SM
MD
LG