Accessibility links

Порошенко Европа Берлеге белән ассоциация килешүе өлгесен Украина парламентына тәкъдим итте


Украина президенты Петр Порошенко Украинаның Европа Берлеге белән ассоциация килешүен ратификацияләү турында канун өлгесен Югары Радага кертте. Бу хакта Украина парламенты сәхифәсе хәбәр итә.

27 июнь көнне Украина һәм Европа Берлеге Брюссельдә ассоциация турында килешүнең икътисади өлешен имзалаган иде инде. Әлеге документ ирекле сәүдә зонасын булдыруны күздә тота.

Югары Рада һәм Европа парламенты Украина һәм Европа берлеге хезмәттәшлек килешүен берүк вакыттта – 16 сентябрьдә ратификацияләр дип планлаштырыла.

Шул ук вакытта Украина һәм Европа Берлеге килешүдәге ирекле сәүдә зонасын эшләтүне бер елга – 2015 елның 31 декабренә кадәр кичектерергә карар кылды.

XS
SM
MD
LG