Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак президенты исламчыларга каршы һава һөҗүме чарасын башларга чакырды


Гыйрак президенты Фуат Масум «Ислам дәүләте» сугышчылар төркеменә каршы һава һөҗүмен мөмкин кадәр тизрәк башларга чакырды. Аның сүзләренчә, бу исламчыларның Гыйракта яңа җирләрне үзләштерүгә киртә кую өчен мөһим.

Масум әлеге белдерүне әлеге төркемгә каршы уртак көрәшкә багышланган Париждагы халыкара конференция ачылышы алдыннан әйтте. Бүген башланган әлеге очрашуда 26 ил вәкиле катнаша.

Франция президенты Франсуа Оланд җыелышта «Ислам дәүләте»нең глобаль куркыныч тудыруын һәм шуңа аңа каршы чараларның да глобаль булырга тиешлеген белдерде.

Дүшәмбе көнне Франция исламчыларга каршы халыкара чаралар кысаларында Гыйракта исламчылар урыннарын күзәтү очышларын башлады. Август башыннан бирле АКШ хәрби һава көчләре Гыйрак төньягы экстремистик төркеме сугышчылары позициясенә каршы һөҗүмнәр алып бара.

XS
SM
MD
LG