Accessibility links

Алинә Кабаева Русиядә иң эре медиахолдингның идарәчеләр шурасын җитәклиячәк


Русия Дәүләт думасында Татарстаннан депутат булган Алинә Кабаева “Дәүләт Медиа Төркемен” җитәклиячәк. Әлеге төркем Рен ТВ, “Бишенче канал” хиссәләренә ия, шулай ук “Лайфньюс” һәм “Ньюс Медиа” холдингының башка массакүләм мәгълүмат чаралары хуҗаларының берсе булып тора.

Кабаева алты ел дәвамында әлеге холдингның җәмәгать шурасын җитәкләгән. Әлеге эшкә күчү сәбәпле, аның Дәүләт думасыннан китәчәге мәгълүм булды.

Кабаеваны Думада Татарстан дәүләт киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин алмаштырачак.

XS
SM
MD
LG