Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда Тынычлык көне билгеләнә


Мәскәүдә бүген шәһәр хакимияте белән килештерелгән урам йөреше үтә. Русиянең Украинадагы агрессиясенә каршы йөреш Пушкин мәйданыннан Сахаров проспектына кадәр барачак. Аның төп шигаре "Путин, ялган һәм сугышны туктат".

Оештыручыларның берсе Сергей Давидис прокуратурадан чара вакытында канун бозмаска дигән кисәтү алган.

Новосибирскида Тынычлык йөрешенә рөхсәт ала алмаганнар. Тынычлык өчен җыеннар бүген Екатеринбур, Берлин, Вена, Париж, Киев, Бургас һәм Вашингтонда үтә.

2001 елның 21 сентябрендә БМО гомум мәҗлесе бу көнне дөньяда көч кулланудан баш тарту һәм атышларны туктату көне дип игълан итте.

Тынычлык чаралары Нью-Йоркта генераль секретарьнең мөрәҗәгатеннән һәм бер минут тынлыктар башлана. Соңыннан БМО Иминлек Шурасы рәисе чыгыш ясый.

XS
SM
MD
LG