Венада Халыкара атом энергиясе идарәсе җитәкчелегенең 58нче утырышы ачыла. Бер атна 150дән артык ил вәкилләре атом энергиясенең киләчәге һәм атом иминлеге күзлегеннән караганда "куркыныч" илләр белән мөнәсәбәтләр турында фикер алышачак.
Башка мәсьәләр арасында Төньяк Кореянең атом програмы турында да сөйләшү булыр, дип фаразлана. Халыкара күзәтүчеләр әле дә бу илгә кертелми.
Җыен көнтәртибендә зур урын шулай ук Иран һәм Якын Көнчыгыштагы атом програмнарына биреләчәк.