Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Эксперт" журналы татарча да чыга ала. Ихтыяҗ булса


"Эксперт-Татарстан" журналын тәкъдим итү
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:18 0:00

"Эксперт-Татарстан" журналын тәкъдим итү

Казанда "Эксперт-Татарстан" исемле эшкуарлар өчен яңа журнал чыга башлады. 24 сентябрь "Татмедиа" агентлыгында журналның оештыручылары белән очрашуда аның татарча чыгу ихтималы турында да сүз булды.

Эксперт-Татарстан" журналының беренче саны 22 сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның рәсеме һәм әңгәмәсе белән чыкты. Тышлыгыннан күренгәнчә, беренче басмага республика президенты үзе фатиха биргән. Эшлекле журналның оештыручылары – “Эксперт” федераль медиахолдингы һәм “Турыдан-туры инвестицияләр фонды” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Журналистлар белән очрашуда беренче булып сүзне "Татмедиа" агентлыгы башлыгы Ирек Миннәхмәтов алды. Ул абруйлы, җитди илкүләм эшлекле басманың Татарстанда чыгарыла башлавына сөенүен белдерде.

"Эксперт" журналы интернет барлык газета-журналларны “ашап бетерәчәк” дигән мифны юкка чыгара. Республика хөкүмәте исеменнән сезгә уңышлар телим. Бүген ун мең, киләчәктә 50 мең тиражга кадәр җиткерәчәкбез дигән хыялларыгыз чынга ашсын, ышанычлы, җитди реклам бирүчеләрегез күп булсын", диде Ирек Миннәхмәтов.

Журналны гамәлгә куючы, "Эксперт"ның баш мөхәррире Валерий Фадеев сүзләренчә, Татарстан финанс-икътисадый яктан тотрыклы, үсештәге һәм инвесторлар өчен ышанычлы төбәк. Шуңа да алар монда эшлекле басма чыгарырга кирәк дигән карарга килгән.

"Бүгенге көндә "Эксперт" Петербур, Ростов, Екатеринбур, Новосибирски шәһәрләрендә нәшер ителә. Әле моңарчы бер республика өчен генә журнал чыгару тәҗрибәсе юк иде, Татарстанга зур өметләр баглыйбыз", диде ул.

Казакъчасы барып чыкмады

Азатлык радиосы хәбәрчесе "Эксперт" медиа холдингы башлыгыннан журналны ике телдә чыгару, "Эксперт-Татарстан"ның татарчасын булдыру мөмкинлеге хакында да кызыксынды.

"Әйтүе кыен, чөнки Татарстанда эшлекле сөйләшүләр урыс телендә бара дип беләм. Мин татарча да чыгару яклы, "Русский репортер" форматында "Татарстанский репортер" эшләргә була. Бервакыт Казакъстандагы партнерлар белән казакъ телендә дә чыгарырга теләк туган иде, әмма барып чыкмады", диде Фадеев.

Шундук без бу сорауны "Татмедиа" башлыгына күчердек.

"Татарча да чыкса мин шатланыр идем. Ихтыяҗ булса, ул татар телендә дә басыла ала дип уйлыйм, чөнки ишетеп торасыз, журналның хуҗалары да бу фикергә уңай карый", диде Ирек Миннәхмәтов.

Аңа Фадеев кушылды. "Әлбәттә, мин төрле халыкларның телләрен үстерү яклы", диде ул.

Миннәхмәтов фикеренчә, финанс терминнарын татарчага тәрҗемә итәргә, мәктәптән үк эшлекле сөйләмне өйрәнергә берничә ел үтәргә мөмкин. Алга таба ул проблеманы чишү юлларын бергәләп уйларга кирәклекне әйтте.

Укучы эшкуарлар аз

Матбугат очрашуында катнашкан "Звезда Поволжья" газетасы нәшире һәм баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов "Эксперт-Татарстан" журналы чыгуга уңай карый, ул интеллектуал басмалар күбрәк булсын дигән фикердә.

"Әлеге журналның үз йөзе, стиле бар. Алар аны үзгәртә алмыйлар һәм ул шул рәвештә чыгарга да тиеш. "Эксперт-Татарстан" журналына бары тик уңышлар телим. Әлбәттә, ун мең тираж җыю аларга кыен булачак, республикада мондый журналларны укучы эшкуарлар әлегә аз. Бездәге эре бизнес ул күбрәк дәүләттәгеләр белән бәйле. Хәтта Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узучы дөньякүләм әсәрләрне дә караучы аз, хуҗалык тотучы элитаның интеллектаул ягын үстерергә кирәк. "Эксперт"лар этәргеч бирер дип өметләнәм. Татарстанның эшлекле урта катламына кирәкле мәгълүмат җитми иде, журналның чыга башлавы бик әйбәт булды", ди Рәшит Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG