Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа заман – яңа сүзләр


Украинада узган кыштагы хәлләр һәм язын башланган кораллы каршылык Мәскәү тарафдарлары белән Европага йөз тотучылар арасында сүзләр сугышына да китерде.

Тарафлар берсен-берсе уздырып яңа сүзләр уйлап чыгара. Күп кенә сүзләрнең мәгънәсе беренче мәртәбә ишеткәндә аңлашылмый да. Азатлык шундый яңа сүзләрне биредә аңлатмалар белән туплап барырга булды.

Бандеровец, бандерлога

Степан Бандера
Степан Бандера

Русиядә Икенче дөнья сугышы чорындагы украин милләтчесе Степан Бандера исемен хәзер "нео-наци" синонимы буларак кулланалар. Украинаның Русия җитәкчелегендәге Таможня берлегенә кушылуына каршы чыгып Европага йөз тотуын яклаган Майдан активистларына Русия хакимиятләре шундый кушамат такты. Хәзер инде Украинаның Мәскәүгә бәйлелегеннән котылуын яклаучыларны "бандеровец" дип атау гадәткә керде.

Степан Бандера Сталин хакимияте вәхшилекләрен күргәннән соң бәйсез Украина дәүләте төзү максатында наци Германиясе белән хезмәттәшлеккә барырга мәҗбүр була. Әмма ахыр чиктә нацилар аның үзен дә, аның беректәшләрен дә кулга ала. 1959 елда Бандераның үтерелүе КГБның Европадагы яшерен хезмәтләре белән бәйләп карала.

Ватник

Ватник
Ватник

Татарстан, Башкортстан якларында телогрейка яки фуфайка дип тә йөртелгән, эченә калын мамык тутырып сырылган бу арзанлы җылы киемне совет чорында Гулаг тоткыннары да, гади авыл һәм шәһәр кешеләре дә киде. Хәзер "ватник" дип тупас Русия патриотизмын атыйлар. "Ватник" сүзе үз хөкүмәтләренә тулысынча тугрылыклы, һәрьяклап Америкага нәфрәт итүче, аракыны күп эчүче һәм урыслар дөньядагы иң бөек халык дип исәпләүчеләрне атау өчен кулланыла.

"Ватник -- ярлы, фәкыйрь һәм башка бернәрсәсе дә булмаган, гомеренең ахырына кадәр шул киемдә йөрергә әзер булган кешеләр киеме", ди лингвист Гасан Гусейнов. "Ул гомере буе үзен көчләп килгәннәргә берничек тә каршы тора алмаучы примитив кешеләргә карата кулланыла. Әлбәттә бу бик нык мыскыллый торган сүз".

Укр, укроп

Украина президенты Петр Порошенко Мариупольдә "Укроп" тамгасын күрсәтә
Украина президенты Петр Порошенко Мариупольдә "Укроп" тамгасын күрсәтә

"Укр" дигән сүз башта Украинада килеп чыга һәм ул украиннар ниндидер мифик укр халкыннан килеп чыккан дигән теориягә нигезләнә.

Этимологлар инде күптәннән бу теорияне кире кагып килә. Күпләр кабул иткән, әмма украин милләтчеләре килешмәгән теория Украина "окраина" ягъни "чик буенда" сүзеннән килеп чыккан дип аңлата.

Русиядә хәзер "укроп" дип үз илләренең Русиягә бәйлелектән котылып Европага якынаюын теләүчеләрне атыйлар.

Валенки

Итекләр
Итекләр

Русиядә яшәүче халыкларда заманында элегрәк бик популяр булган итек кышкы салкында аякны җылы тота. Соңгы елларда шәһәрләрдә инде итек кимәсәләр дә, авылларда ул әле һаман да очраштыргалый.

Хәзер инде бу сүз белән ахмак яки наив кешеләрне атыйлар.

Украинадагы низаг контекстында "валенки" сүзе "белемсез урыс ахмаклары" дигән мәгънәдә кулланыла.

Майданутый

Киевтагы Майдан, 2013
Киевтагы Майдан, 2013

Мәскәүгә бәйлелектән котылу өчен узган кышта Киевта узган Майдан протестларын яклаучыларга карата кулланыла. "-утый" кушымчасы урысчадагы "чокнутый" кебек сүзләрдән алынган һәм акылдан язган дигән мәгънә бирә.

"Майданутый ул – Украинада яшәүче һәм үз илләренең бәйсезлеген яклаучы әмма акылдан язган кеше була. Аның белән сөйләшеп тә торасы юк, дигән мәгънәдә", ди Гусейнов.

Путиноид

Бу сүзнең Русия президенты Владимир Путин җанатарларына карата кулланылуы үзеннән-үзе аңлашыла.

Правосек

Майдан протестларында актив катнашкан украин үтә милләтчеләренең "Правый сектор" төркеме әгъзасы. "-сек" кушымчасы Русиядә һомосексуалларны мыскыллап кулланыла торган башка бер сүздән алынган.

Колорадо

Колорадо коңгызы һәм Георгий лентасы
Колорадо коңгызы һәм Георгий лентасы

Украинаның көнчыгышындагы сепаратист сугышчылар үз тамгасы итеп алган Георгий тасмасын тагып йөрүчеләрне украиннар бәрәңге ашаучы колорадо коңгызы исеме белән атый. Әфлисун төсендәге һәм кара юллар сузылган бу тасма колорадо коңгызын хәтерләтә.

АКШның Колорадо штатыннан тарала башлаган һәм Беренче дөнья сугышында Франциядә нык үрчеп бар Европа илләре аша Икенче дөнья сугышыннан соң Советлар берлегенә дә килеп җиткән бу коңгыз авыл хуҗалыгына бик зур зыян китерде.

Совет пропагандасы Советлар берлегенең авыл хуҗалыгын җимерү өчен бу корткычны АКШ үзәк күзләү идарәсе җибәргән дип сөйләп килде.

Хунта

Русиядә күпләр, шул исәптән журналистлар да, Украинада Майданнан соңгы хакимиятне хунта дип атый. Дөньяда исә хунта дип хакимият түнтәрелеше оештырып җитәкчелекне үз кулларына алган һәм террор, репрессия ысуллары ярдәмендә идарә итүче хәрбиләр төркемен атыйлар.

Лалалала

Украинада гына түгел инде дөньяның башка илләрендә дә Путинга нәфрәтне кыскача һәм ачык итеп белдерү өчен кулланыла. Украин футбол җанатарлары аша танылган ямьсез сүзле бу җыр бик тиз арада популяр булып китте. Хәзер аны Япониядән алып Латин Америкасына кадәр бар дөнья җырлый.

Бу сүзләрнең кайберләре шактый кызык яңгыраса да, лингвистлар өчен мавыктыргыч эш булса да, Гусейнов чынлыкта бернинди көлке нәрсә күрмәвен әйтә. "Бу сүзләр кырмыскалар кебек безнең телебезгә керә һәм кешеләрнең аңын формалаштыра. Алардан котылу бик авыр. Русиядәге бер генә мәктәптә дә мондый телдә сөйләшергә ярамавын аңлатмыйлар. Моны өлкәннәр үзләре дә аңламый. Массалар аңының кризиста булуы, җәмгыятьнең рухый хәле кризиста булуы бик ачык күренә", ди Гусейнов.

XS
SM
MD
LG