Accessibility links

Кайнар хәбәр

Су спорты чемпионатына калган 300 көнне санау башланды


Су спорты беренчелеге ачылуга калган вакытны санау башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Су спорты беренчелеге ачылуга калган вакытны санау башланды

27 сентябрь иртәсендә Бауман урамында 2015 елда Казанда узачак су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына 300 көн калуны стелла ачу белән билгеләп үттеләр.

Дөнья чемпионатына ничә көн калуны санаячак стелла 2013 Казан Универсиадасы өчен куелган стелла урынына урнаштырылды. Стелла янында Итил һәм Алсу исемле барслар рәвешендәге дөнья чемпионаты талисманнары үтеп баручылар белән фотога төшеп чарага ямь өстәде.

Тантанада дәрәҗәсе ягыннан Олимпия уеннарыннан соң икенче урында килә диелгән Су спорты төрләре дөнья чемпионаты 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр Татарстан башкаласында узачак. Ярышларда 2400 спортчы катнашачак. Казанга дөньяның 185 иленнән 1800 рәсми кунакның килүе көтелә.

Спортчылар 6 су спорты төреннән 71 комплект медаль өчен көч сынашачак. Болар – ачык һавада һәм ябык урында йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү, су полосы һәм бу чемпионатның яңа төре булган һайдайвинг ярышлары булачак. Ярышларны дөньяның иң яхшы 200 хөкемдары күзәтәчәк.

XS
SM
MD
LG