Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә: Урал Рәхимов әтисенең вазифасыннан файдаланып "Башнефть" хиссәләрен урлаган


"Башнефть"ның элекке башлыгы Урал Рәхимов әтисе - Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов вазифасыннан файдаланып ширкәтнең хиссәләрен урлаган. Бу хакта “Башнефть” хиссәләре пакетының берсен кулга алу турындагы шикаятьне карау нәтиҗәсендә чыгарылган Мәскәү мәхкәмәсе карарында әйтелә.

Урал Рәхимов 2002-2006 елларда билгесез кешеләр белән әтисенең карарларыннан файдаланып берничә ширкәт хиссәләрен урлауны оештырган. Шуннан Рәхимов “Система” файдасына “урланган милек белән финанс чаралар” уздырган.

“Башнефть” хиссәләрен урлау эше нигезендә “Система” ширкәте башлыгы Владимир Евтушенков да өй сагына алынган иде. Тикшерүчеләр хиссәләр 2009 елны арзан бәядән алынган дип саный.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG