Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбургта Европа шурасы парламент ассамблеясы утырышында Русия катнашмый


Бүген Страсбургта Европа шурасы парламент ассамблеясының көзге утырышы ачыла. Кырымны басып алудан соң, ел азагына кадәр барлык тавыш бирүләр һәм оешманың җитәкче вазифаларыннан азат ителгән Русия вәкиллеге әлеге утырышка килмәде. Элеккесендә ул шулай ук катнашмады.

Утырышта Украина кризисы, Европада неонацизм белән көрәш һәм “Ислам дәүләте” радикал хәрәкәте тирәсендәге хәлләр турында сүз барачак.

XS
SM
MD
LG