Мостафа Җәмилев: "Кырымда канлы бәрелешләр чыгарга мөмкин"
Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев сак астындагы улы Хайсер Җәмилевнең Кырымнан Краснодар краена күчерелүен үзенә басым ясау максатындагы сәяси карар дип бәяли. Мостафа Җәмилев аннексияләнгән Кырымны азат итү өчен ватандашлар каршылыгы күрсәтергә, оккупацияне кабул итмәскә өндәде. Ул кырымтатарларның үз хокукларын яклау өчен көч куллануына каршы булса да, үзләренә каршы ачыктан-ачык көч кулланылган очракта алар таяк тотып булса да каршы чыгарга мөмкин диде. Ике кырымтатарны көч белән алып китүне хөкем итеп Җәмилев моның канлы бәрелешләргә китерү мөмкинлеге турында кисәтте.
мультимедиа
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?