Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Гатауллин: "Башнефть" эшендә төп карак – Мортаза Рәхимов"


Икътисад белгече Ринат Гатауллин "Система" корпорациясе өстендә болытлар куеру Урал һәм Мортаза Рәхимовларның Русия җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре бозылуга бәйле була ала, ди.

Сәяси күзәтүчеләр, икътисадчылар инде атналарча "Система" акционер финанс корпорациясе карамагындагы "Башнефть" акцияләренең кулга алынуы сәбәпләрен төрлечә аңлатырга тырышып килә.

Владимир Евтушенков
Владимир Евтушенков

Канунсыз рәвештә үзләштерелгән милекне сатып алуда шикләнелеп сак астына алынган "Система" хуҗасы Владимир Евтушенковны кайберәүләр ун елдан артык утырып чыккан, сәяси тоткын дип саналган Михаил Ходорковскийга охшатса да, күпчелек Евтушенковның сәясәт белән кызыксынмавын әйтеп, бу эшнең сәясәткә бәйле булуын кире кага.

Владимир Путин һәм Игорь Сечин
Владимир Путин һәм Игорь Сечин

Ходорковский исә Евтушенков "Роснефть" хуҗасы Игорь Сечинның күзе төшкән милекне аңа сатудан баш тартып ялгышкан дип аңа Сечин белән ризалашырга киңәш итте.

Президент Путинның якын дусты булган Сечин "Роснефть"нең Евтушенковны кулга алуга бәйләнеше булуны кире кага.

"Башнефть" акцияләренең дәүләттән канунсыз юллар белән үзләштерелүе турында Русия хисап пулаты 2003 елда ук белдергән иде. Хисап пулаты тикшерүе нәтиҗәсендә ул чакта җинаять эше дә ачылды, әмма бераздан аны тыныч кына ябып куйдылар.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

Уфадагы танылган галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин Азатлыкка интервьюда ун елдан артык вакыт узгач бу эшнең яңадан күтәрелүе Урал һәм Мортаза Рәхимовларның Русия хакимияте белән мөнәсәбәтләр кагыйдәләрен бозуы, аңа каршы уйный башлавы белән бәйле булырга мөмкин ди. “Урал инде күптән Австриядә яши, алар, күрәсең, Русия мәнфәгатьләренә туры килмәгән гамәлләр кылгандыр. Һәм бу шуңа реакция”, ди Гатауллин.

“Башнефть”не дәүләткә кайтару эшен Русиядә башланган финанс кыенлыклары белән бәйләп караучылар да бар. "Ведомости" газеты "Башнефть" очрагында хосусыйлаштыру килешүе кайчангы булуга һәм ул милекнең ничә кул аша узуына карамастан, андый килешүләрне гамәлдән чыгару инструменты кулланыла дип язды. Газета язуынча "Башнефть" очрагы Русиядә хосусыйлаштырылган милекне дәүләткә кире кайтару инкыйлабын башлап җибәрергә мөмкин.

Ринат Гатауллин андый фикерне кискен кире какмаса да, бар дөньяда хосусый бизнесның нәтиҗәлерәк эшләвен әйтә һәм хәзерге хәлдә хосусый милекнең Көнбатыш чикләүләренә азрак дучар булуын онытмаска чакыра. "Башнефть"не чикләүләргә дучар "Роснефть" йотса, чикләүләр "Башнефть"кә дә кагылачак, ди ул һәм, нәтиҗәле эшләүче, салым түләүче хосусый ширкәт булса, Русиягә күпкә файдалырак булыр иде дигән дәлил китереп моның артында Рәхимовларга карата әзерләнгән чаралар ята дигән фикерне якынрак күрүен белдерә.

"Урал Рәхимов хәзер Австриядә яши. Ул анда бик зур акчалар чыгарган дип санала. Шул акчаларны андагы ниндидер бизнес структураларда кулланып Русия хакимиятләренең юлына аркылы төшкән була ала. Рәхимовлар гаиләсенең Русия җитәкчелеге белән аралары бозылган, хәзер шулай ук чит илдә яшәргә мәҗбүр Юрий Лужков һәм Елена Батуриналар белән дә якын булуы мәгълүм. Аларның Русияне федеральләштерү мәсьәләсендә үз планнары да булырга мөмкин. Хәзер бу мәсьәләләр Кубаньда, Себердә, Русиянең төньягында күтәрелә бит. Нигә әле шул кадәр зур капиталы булган Көнбатышта, Европаның үзәгендә утырган Урал Рәхимов тиешле кешеләр белән аралашканда бу мәсьәләләрне алга таба этәрә алмасын? Мин андый мөмкинлекне кире какмыйм", ди Гатауллин.

Игорь Изместьев, 2007 ел
Игорь Изместьев, 2007 ел

Башкортстанда террор гамәлләре һәм үтерүләр, шул исәптән "Башнефть" белән бәйле үтерүләр оештыруда гаепләнеп гомерлеккә иректән мәхрүм ителгән элекке сенатор Игорь Изместьев әйтүенчә, Урал Рәхимов үз кулындагы Башкортстан ягулык энергетика комплексын рәсми рәвештә игълан ителгән ике ярым миллиард долларга түгел, ә җиде миллиард чамасы долларга саткан, шуның биш миллиард чамасы өлеше яшерен схемалар белән Рәхимовның чит илдәге банк хисапларына күчерелгән. "Башнефть" – Башкортстан ягулык энергетика комплексындагы ширкәтләрнең берсе. Элек Федерация шурасында Башкортстан вәкиле булган Александр Якубов та сорау алу вакытында җиде миллиард долларга сату турында Урал Рәхимовтан ишеткәнлеген әйткән.​

Урал Рәхимов
Урал Рәхимов

​Изместьев шулай ук Урал Рәхимов белән таныш кешеләр сөйләгәнгә нигезләнеп аның Австрия башкаласы Венадагы бер кунакханәнең икенче катын биләп анда даими яшәвен, Русиягә тапшырылудан куркып бик киеренке, кәефсез хәлдә булуын белдерде.

Изместьев әйтүенчә, янәсе, Урал Рәхимов милек урлаганлыгын аңлый, "Урал" хәйрия фондындагы 60 миллиард сумны һәм чит илләрдәге хисапларга күчерелгән акчаның бер өлешен Русиягә тапшырырга әзер булуын белдергән булган.

Әмма сентябрь уртасында Русиянең тәртип саклау структуралары Урал Рәхимовны инде халыкара дәрәҗәдә эзләү башлатты.

Ринат Гатауллин исә Урал Рәхимов Башкортстан милкен берничек тә урлый алмас иде, монда урлаучы Урал түгел, төп карак – аның атасы, ул чакта Башкортстан президенты булган Мортаза Рәхимов, чөнки бу милек аның карарлары нигезендә үзләштерелгән, ди.

Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Мортаза Рәхимов хәзер ягулык энергетика комплексын сатудан рәсми рәвештә килгән акчалар белән эш итүче "Урал" хәйрия вакыфы шурасын җитәкли. Башкортстан милкен канунсыз үзләштерү турындагы җинаять эше бу хәйрия фондындагы акчаларның дәүләткә кайтарылуына китерә аламы, дигән сорауга Ринат Гатауллин: "Хыяллануның зыяны юк", дип җавап бирде. "Ул акчаларның Русиядә булуына шигем бик зур, булган очракта да, алар күз ачып йомганчы читкә чыгып китә ала", ди Гатауллин.

Гатауллин фикеренчә, "Башнефть" республикага кире кайтарылган очракта да, халык аның файдасын күрмәячәк, ул коррупцион түрәләр кесәсен калынайтып кына калмаячак, ә халыкка тагын да начаррак булачак, кеше кеше хокукларының тагын да начараюына, сайлау хокукларының тагын да бозылуына, хәзерге коррупцион системаны саклап калуга хезмәт итәчәк.

XS
SM
MD
LG