Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чистайның элекке башлыгы Илдус Әхмәтҗанов Федерация шурасына китә

Татарстаннан Федерация шурасына сенатор булып Чистайның элекке башлыгы Илдус Әхмәтҗанов сайланды. Аның намзәтен 90 депутат хуплаган һәм берсе каршы чыккан.

Яңа урынга билгеләнү сәбәпле, аның депутат вазифалары вакытыннан алда гамәлдән чыгарылды. Ул Татарстан Дәүләт шурасына 14 сентябрьдәге сайлауда «Бердәм Русия» исемлегеннән узган иде.

XS
SM
MD
LG