Accessibility links

Калининград имамы мөселманнар Майдан чыгарыр дип борчыла


2012 елда Калининград мөселманнары булачак мәчет урынында Корбан бәйрәменә намазга җыелды
2012 елда Калининград мөселманнары булачак мәчет урынында Корбан бәйрәменә намазга җыелды

Ачуларын эчендә тота алмаган мөселманнар Мәскәүдә ОМОН белән каршылыкка кергән булса, Калининград мөселманнары Майдан белән яный.

Калининград мөселманнарына мәчет төзелешен тыю турындагы карарны шикаять итүгә рөхсәт бирелмәгән. 21 ел дәвамында мәчетле булырга хыялланган мөселманнар инде ачуларын эчтә саклый алмый. Дини оешма башлыгы Иршат Хисамов сүзләренчә, әлегә алар кешеләрне тотып тора, әмма бу аларның гына көченнән килә торган әйбер түгел.

"Күрәсең губернатор монда Украинадагы кебек Майдан булуын телидер. Биредә 100 меңнән артык мөселман бар һәм һәрберсе йөрәгендә таш йөртә. Әлеге ташның кайчан тышка бәреп чыгачагын кем белгән. Без тынычлык турында вәгазьләр сөйлибез, әмма йөрәгендә таш булучыларны тотып торуы авыр", ди ул.

Билгеле булганча, озак кына сөйләшүләрдән соң Калининград мөселманнарына Южный паркында мәчет төзү рөхсәте бирелгән иде. Узган елны төзелеш туктатылды, чөнки “Фридландские ворота” музей җитәкчелеге Калинингад шәһәр хакимиятенең мөселманнарның дини оешмасына мәчет төзү һәм аңа юл салу өчен җирне бушка бирү карарына ризасызлык белдерде. Шулай ук мәчет төзелешенә прокуратура да каршы чыкты һәм мәхкәмә аларның карарын канәгатьләндерде.

Инде 80% әзер мәчет эше шулай итеп туктап калды. Мөселманнар мәхкәмә карарларын шикаять итү белән мәшгуль. Адвокат Дагир Хасавов әйтүенчә, алар хәзер Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать әзерли.

“Без Русия югары мәхкәмәсенә дә гариза бирдек, әмма әлеге мәхкәмә карарларның безнең файдага булачагы бик икеле. Мөселманнар исламга нәфрәтле төбәктәге православ җитәкчеләренең корбанына әйләнде. Без Европа мәхкәмәсеннән шикаятебезне беренче чиратта каравыбызны үтенәчәкбез”, ди ул.

Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов Азатлыкка әйтүенчә, Калилинградтагы кебек хәлләр Русиядә бик күп.

“Яңа Уренгойда 18 ел эшләп килгән мәчетне таратып аны ябарга тыршалар. Ул Ямалагы иң зур мәчет. Иртәнге намазга 100-120 кеше җыела, Казанда да шул кадәр килмидер. Бу бит салкын Себер яклары. Ул җимерелгән бина иде һәм аңа күп акчалар кертеп матур мәчет ясадылар.

Ноябрьскида, Губкинскида мәчетләрне яптылар. Төзегәндә бит алар барысын да күрәләр”, ди ул.

Аширов әйтүенчә, хөкүмәт кайбер мәчетләрне үзенә якын булган Үзәк Диния нәзарәтенеке итмәкче.

“Анда күчсәгез проблема булмас дип әйтеп куялар. Әлбәттә алар инде аны кычкырып әйтми”, диде ул.

Чыннан да, бу көннәрдә әлеге фикер билгеле исламофоб Роман Силантьев авызыннан да чыкты. Мәскәүнең тарихи мәчетендә җомга намазы беткәч булган низагтан соң, Силантьев әлеге мәчетне Үзәк Диния нәзарәте карамагына бирергә чакырды.

“Тарихи мәчетне аның кануни хуҗасына – Русия үзәк Диния нәзарәтенә кайтару кирәк, юкса ул шул исламчылар үрчетүче урын булып калачак”, диде ул.

XS
SM
MD
LG