4 октябрь көнне Казанда Корбан бәйрәме намазы 7 сәгать 20 минутта башланачак. Уфада әлеге чара сәгать иртәнге 9да булачак.
Уфадагы Ләлә-Тюльпан мәчетендәге бәйрәм намазын мөфти Тәлгать Таҗетдин алып барачак һәм аны турыдан-туры «Беренче канал» күрсәтәчәк.
«Русия1» телевидение каналы Мәскәү җәмигъ мәчетендәге бәйрәм чарасын җиткерәчәк.