Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларны урысча "кайгырту"


Вакытлыча Кырым "хакимияте" башлыгы вазифаларын үтәүче Сергей Аксенов
Вакытлыча Кырым "хакимияте" башлыгы вазифаларын үтәүче Сергей Аксенов

Кырымтатарларга каршы репрессияләр барган Кырымда 4 октябрь – Корбан бәйрәме көнендә хәрби булмаган ватандашлар өчен киңкүләм саклану күнегүләре оештырыла.

4 октябрьдә, мөселманнар Корбан бәйрәменә кергән көнне Кырымда хәрби булмаган ватандашлар өчен киңкүләм саклану (гражданская оборона) күнегүләре оештырыла. Кырым "хөкүмәте"нең матбугат хезмәте белдерүендә болай диелә: "Русия федерациясе хөкүмәте кушуы белән Кырым республикасы 4 октябрьдә сәгать 6.00дән 18.00гә кадәр "Дәүләтне сугыш вакыты һәм гадәттән тыш хәлләр шартларында эшләү тәртибенә күчергәндә ватандашларның саклану чараларын үтәүне оештыру" дигән темага Русиякүләм штаб күнегүләрендә катнаша".

Бу күнегүләрдә федераль башкарма хакимият оешмалары да, Русия субьектларының башкарма комитетлары оешмалары һәм җирле үзидәрә оешмалары да катнаша.

4 октябрьдә бар дөнья мөселманнары белән бергә Русиядәге һәм аннексияләнгән Кырымдагы мөселманнар да Корбан бәйрәменә керә.
Вакытлыча Кырым "хакимияте" башлыгы вазифаларын үтәүче Сергей Аксенов якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан кырымтатарларга котлау мөрәҗәгате белән чыкты.

Быелгы Корбан бәйрәмен ватандашлар саклануы күнегүләре шартларында уздыру кырымтатарлар өчен күптөрле яңалыкларның берсе генә.

Кырымны аннексияләгән көннәрдә кырымтатарларга бик күп вәгъдәләр биргән яңа "хакимият" ярты ел узуга кырымтатарларга каршы репрессияләрне аеруча көчәйтеп җибәрде. Кырымтатар оешмаларын биналарыннан куып чыгаралар, иртә таңнан аларның өйләренә, мәктәпләргә, мәчетләргә корал, наркотик, тыелган дини китаплар эзләү сылтавы белән тентүләр уздырырга киләләр. Билгесез кешеләр алып киткән кырымтатарлар югала бара.

Сергей Аксенов "Коммерсант" газетына интервьюда бу чараларны "кырымтатарларны кайгырту" дип атады.

Кырымтатарларны урысча "кайгырту"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:11 0:00

XS
SM
MD
LG