Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан бәйрәмендәге күнегүләр – куркумы, сакланумы?


Мәскәүдә Корбан гаетенә килгәннәрне тикшереп үткәрү капкалары
Мәскәүдә Корбан гаетенә килгәннәрне тикшереп үткәрү капкалары

Корбан бәйрәме көнне Русиядә хәрби булмаган ватандашларның илкүләм күнегүләре үтте. Русия мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов фикеренчә, Мәскәүнең тарихи мәчетендә мөселманнарның хаксызга тоткарланган кардәшләрен азат итү вакыйгасы бу чараны үткәрергә мәҗбүр иткән.

Корбан бәйрәменең беренче көнендә, 4 октябрьдә Русия күләмендә хәрби булмаган ватандашларның күнегүләре үтте. Бу күнегүләр башта Ерак Көнчыгышта таң ату белән иртәнге биштә башланды. Аннары күнегүләргә Себер һәм Урал федераль бүлгеләре һәм Мәскәү вакыты белән иртәнге алтыда илнең көнбатышка таба башка өлеше дә кушылды.

Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, сугыш шартларында, йә булмаса гадәттән тыш хәл килеп чыкканда халыкны һәм шулай ук башкарма хакимиятләрне ни эшләргә кирәклегенә өйрәтү – бу күнегүләрнең максаты булган. Русиянең төрле төбәкләрендә 350ләп төрле гадәттән тыш хәлләрнең сценарийлары уйлап куелган.

Татарстан әзерләгән сценарийга күрә, "Татнефтепродукт"ның биш мең шакмак метр сыешлы нефть саклагычын яшен суккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм бу күнегүгә җәлеп ителгән халык әлеге янгынны сүндерү, "яраланганнар"ны, "пешкәннәр"не хастаханәләргә урнаштыру белән мәшгуль булган.

Моннан тыш андый-мондый гадәттән тыш хәл була калса, халыкны башка урынга күчерү белән шөгыльләнәчәк 9 төркемнең һәм шулай ук күчерелгәннәрне кабул итүче төрле җирле хакимиятләрдәге 34 комиссиянең дә киңәшмәләре үтте. Хәрби булмаган ватандашларның саклануы (гражданская оборона) оешканга 82 ел тулу һәм шул уңайдан ил күләмендә күнегүләр үткәрелү турында мәгълүмат чаралары аша игъланнар бирелде, дип хәбәр ителә.

Күнегүләр төштән соң сәгать дүрттә генә тәмамлана. Бу чарага ил күләмендә ярты миллионга якын кеше җәлеп ителгәнлеге әйтелә. Укытучылар, студентлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр нурланыштан һәм химик коралдан саклану киеме кияргә мәҗбүр булган.

Азатлыкка Төмән өлкәсенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләүче бер ханым (исемен әйтмәүне сорады): "Көтмәгәндә бәйрәм кәефен бөтенләй юкка чыгардылар, кеше бәйрәмдә, ә безгә эштә утырырга туры килде", диде.

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

Русия мөселманнарының диния идарәсе рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Русия җитәкчелеге бу күнегүләрне 26 сентябрьдә җомга намазы тәмамлангач, Мәскәүнең Большая Татарская урамында урнашкан тарихи мәчет янында булган вакыйгадан соң үткәрергә карар кылган булырга мөмкин дип белдерә. Ул көнне мөселманнар тоткарланган кардәшен яклап полициягә каршылык күрсәтте һәм полиция аны азат итәргә мәҗбүр булган иде.

"Тарихи мәчеттә булган вакыйгадан соң хакимиятләр бераз куркыпмы, әллә саклану өченме, Корбан бәйрәмендә дә шундый хәлләр булыр дип шикләнде. Шуңа күрә алар гаскәрләрне, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган хезмәтләрен көчәйтте. Дөресен әйткәндә, бу әзер булулары безгә артык сизелмәде. Без бу оешмаларның әзер булып торуын, аларның күплеген белә идек инде. Әмма алар артык күзгә ташланмады", ди Мөхетдинов.

Аның сүзләренчә, быел Мәскәүдә Корбан гаетенә 180 мең кеше җыелган.

XS
SM
MD
LG