Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Банкрот" вокзалда да уйналды – искелекме, яңалыкмы?


Вокзалда уйнау күренеше
Вокзалда уйнау күренеше

Камал театры артистларының "Банкрот" спектакленнән өзекне урамда һәм вокзалда уйнаулары интернетта төрле фикерләр тудырды.

Камал театры 3 октябрьдә, яңа сезонын ачып җибәрер алдыннан интернетка көтелмәгән видео куйды һәм ул интернеттагы сәхифәләрдә зур шау-шу тудырды. Сәнгатькәрләр "Банкрот" спектакленнән Сираҗетдинны озату күренешен Иске татар бистәсендә һәм Казан вокзалында уйнады.

Артистларның бу гамәлләрен интернет сәхифәләрдә хуплаучылар, гаепләүчеләр, хәтта шәхесләргә үк барып җитеп, аларга тел-теш тидерүчеләр дә булды.

Камал театры директоры Илфир Якупов бу видеоны куертып утыручыларны сәнгатьтән ерак кешеләр һәм театрга йөрмәүчеләр дип бәяләде. "Сираҗетдинны озату" күренешен, ягъни театр репертуарыннан тарихи өзекне бугенге гадәти тормышка алып чыгуны ул бу алымның инде дөньяда кулланылуын, ә камаллар өчен яңалык дип белдерде.

"Бу күренеш интернет өчен махсус әзерләнде. Тамашачыны җәлеп итү өчен дип тә әйтеп була. Без кешегә әле театр дигән сәнгать тә барлыгын җиткерәсебез килә. Кеше эше белән мавыгып һаман бер түгәрәк эчендә әйләнә. Иртән эшенә бара, кичен йөгереп эшеннән кайта. Ул шул ук урамнар аша уза, шул ук киемдәге кешеләрне күрә. Бу йортлар янында теге заман киемнәреннән кешеләр пәйда булгач, алар бу күренешкә игътибар итә", ди Якупов.

Урамда уйнау күренеше
Урамда уйнау күренеше

Ул Камал театрының бүген рекламга мохтаҗ булмавын әйтә. 19 октябрьгә кадәр уйналачак бөтен спектакльләргә дә билетлар сатылып беткән. Спектакль урамга чыкканга театр тагын да танылачак дип белдерә.

"Мәскәүгә бара торган поездны озатучы халык бу күренешне телефоннарына фотога һәм видеога төшерде. Хәзер Инстаграм, Фейсбук-ларны бик актив кулланалар һәм безне төшереп үзләренең дусларына тараталар. Бу безнең рекламны, PR-ны киңәйтә", ди Якупов.

Җәмәгать урыннарында камалларның тарихи әсәрләрне куюы татар тарихы, сәнгате, мәдәнияте белән таныш булмаганнарда һәм шулай ук татарлыкны үз итмәгәннәрдә "тагын чабаталы татарлар инде, искелек калдыклары" дип бәяләнмәсме? Андый фикер йөртүчеләр дә булырга мөмкин. Камал директоры бу гамәлләре андый хисләр тудырыр дип уйламый.

Илфир Якупов
Илфир Якупов

"Белмәгәннәрнең, бәлки, менә шундый калфаклар, шундый борынгы заман киемнәре күрдек дип өйрәнәсе дә килер. Интернетта алар турында мәгълүмат бар. Сәхнә киемнәребезгә якыннан карасаң, алар бик бай күренә", ди Якупов.

Камаллар тагын берничә спектакльдән өзекне шулай урамда, җәмәгать урыннарында уйнарга җыена. Якупов кайсылары икәнне әйтмәде. Шулай да ул театрны таныту өчен, урам чаралары да, реклам да түгел, ә сәхнәнең иң әйбәт урын икәнен әйтә.

"Театр – ул сәхнә. Әгәр сәхнәдә тамашачыга ышандырырлык итеп, безне зыялы тамашачы карарга килә һәм аларны алдарга ярамый дип уйнасаң, чын күңелдән эшләсәң генә тамашачы киләчәк. Иң мөһиме сәнгать белән алдырырга кирәк. Ул вакытта гына иң яхшы реклам булачак", ди Якупов.

Ул театрны таныту өчен заманча ысуллар да куллануларын, әмма аларның нинди икәнлеген атамады.

XS
SM
MD
LG