Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа табиблары кабат ачлык игълан итте


Уфада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең каршылык чарасы, сентябрь 2014
Уфада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең каршылык чарасы, сентябрь 2014

Уфа шәһәре ашыгыч ярдәм хезмәтенең бер төркем хезмәткәрләре 9 сентябрьдән алып 23енә кадәр ачлык чарасы уздырган иде. Табиблар 8 октябрь каршылык чарасын дәвам итте.

Ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары хезмәт хакларын күтәрүне, төнен эшләүләргә өстәмә түләү кертүне, хезмәт хакларының эш авырлыгына карап бирелергә тиешлеген таләп иткән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе тикшергәннән соң хакимиятләр таләпләр хәл ителәчәген ышандырган иде. Шәһәр шурасы депутатлары ашыгыч ярдәм хезмәтләренә өстәмә түләүләр булачагын хәбәр итте. Аңа караганда, табибларга 3,5 мең сум, урта һәм түбән дәрәҗәле хезмәткәрләргә 1,5 мең сум өстәмә акча түләү булачак. Өстәмә түләүләр 1 августтан 31 декабрьгә кадәр вакытка исәпләнгән. Ләкин җитәкчелек сүзендә тормау сәбәпле, табиблар ачлык чарасын кабат дәвам итәргә булган.

Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең “Хәрәкәт” исемле һөнәр берлекләре вәкиле Андрей Коновал сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте җитәкчелеге түләүләр турындагы килешүне үтәмәгән. Ул гына да түгел, каршылык чарасында катнашучыларга басымнар ясый башланган. Шуңа күрә алар ачлыкны дәвам итәргә булганнар.

Чарада катнашучылар ашыгыч ярдәм хезмәте башы Марат Җиһаншин һәм аның урынбасарының отставкага китүен таләп итә. Бу юлы ач торырга 55 кеше теләк белдергән, ләкин 30 кешене 14 ноябрьгә кадәр чарада катнаштырмый торырга булганнар. Бүген 25 кеше ач тора. Шуларның җидесе бер табибның фатирында, калганнар үз өйләрендә ачлык тота. Алар барысы да медицина күзәтүенә алынган.

Чара вакытында алар эшләрен дәвам итә. Ягъни, каршылык чарасы халыкка ярдәм күрсәтүгә зыян салмаячак. Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте башы урынбасары Виктория Аюкасова сүзләренә караганда, каршылык чарасын уздыручыларга басым булганы юк, киресенчә, баш табиб Марат Җиһаншинны телефон һәм интернет челтәрләр аша мәсхәрәләү башланган.

XS
SM
MD
LG