Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә тагын ике кырымтатар егете югалган


Акмәчеттә тагын ике кырымтатар егете югалган. Студент Артем Дайрабеков туганнары әйтүенчә, ул һәм аның дусты Белял Биләйлов бер тәүлек элек югалган. Туганнары ярдәм сорап полициягә шалтыраткан, шулай ук хастаханәләр һәм моргларда булганнар.

Элегрәк Сары-су бистәсеннән билгесез кешеләр Ислам Джеппаров һәм туганнан туганы Джевдет Исламовны алып китте. Алар көч белән утыртылган машинаның номерлары да бар, Исламның әтисе Абдурешит Джеппаров Кырым "премьер-министры" Сергей Аксенов белән дә очрашты, әмма әлегә кадәр ул ике егетнең кайда булганнары билгесез.

Шулай ук узган сишәмбедә Сак районында Эдем Асановны җирләделәр. Бер атна элек өеннән Кизләүгә (Евпаторийга) эшкә дип чыгып киткән егет эш урынына барып җитмәгән. Дүшәмбе көнне аның мәете Кизләүдәге ташландык шифаханәләрнең берсендә асылынган килеш табылды.

XS
SM
MD
LG