Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу кадәр хур булырмын дип, кем уйлаган?"


"Бу кадәр хур булырмын дип, кем уйлаган?"
please wait

No media source currently available

0:00 0:10:26 0:00

"Бу кадәр хур булырмын дип, кем уйлаган?"

Хатын-кызларның үз тәнен сатып акча эшләвенә өендәге ярлылык этәрә. Җенси коллыктан котыла алганнар исән калуларына шатланып бетә алмый.

"Бу кадәр хур булырмын дип, кем уйлаган? Әтиемә кабер ташы куярга акча эшләрмен дигән идем. Әтием моны белсә гафу итмәс иде мине", дип язып калдырган көндәлегендә бер кыз.

Истанбулдагы Кыргызстан илчелегендә эшләүче берәү, Азатлыкка, асылынып үлгән кызның әйберләре арасында шундый сүзләр язылган дәфтәр табылды, дип сөйләде. Төркиягә акча эшләргә килгән бу кыз Истанбулда торган бүлмәсендә үз-үзенә кул салган.

БМО мәгълүматларына караганда, 2002 клдан бирле җенси коллыктан 357 хатын-кыз азат ителгән, кайберләре үзләре качып котылган.

Азатлыкның Кыргыз редакциясе әзерләгән видео Наташа исемле бер кызның ярлы гаиләсенә ярдәм итәр өчен Үзбәкстаннан Кыргызстан аша Истанбулга эләгүе һәм кире кайтуы турында.

XS
SM
MD
LG