Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткарланган мөселманнар арасында "Райян" төркеме җырчысы да бар


Азат Адиев йортында ФСБ тентү уздыра
Азат Адиев йортында ФСБ тентү уздыра

ФСБ Казанда махсус операция уздырып сак астына алган мөселманнар арасында җырчы Азат Адиев та бар. Ул элек танылган "Казан егетләре" төркемендә һәм “Раян” дуэтында җырлый иде.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 14 октябрьдә тоткарланган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының сигез тарафдарын 9 декабрьгә кадәр сак астында калдыру карары чыгарды.

Русия иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе 14 октябрьдә махсус операция үткәреп, 36 яшьлек Азат Адиев, 19 яшьлек Әсгать Хафизов, 40 яшьлек Альберт Вәлиуллин, 26 яшьлек Рузил Дәүләтшин, 27 яшьлек Ленар Сәгыйтов, 24 яшьлек Тимур Үзбәков, 18 яшьлек Радик Зарипов һәм 28 яшьлек Павел Хевронинны тоткарлаган иде. Силовиклар аларны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының җирле лидерлары дип атый.

Алар арасындагы Азат Адиев элегрәк җырчы буларак танылган иде. 1997 елда "Казан егетләре" оешканнан бирле ул шушы төркемдә җырлады. 2010 елда Адиев төркемнең башка бер җырчысы Вәли Фазлыйәхмәтов белән бергә мөселман музыкасын башкарган "Раян" төркемен булдырып дини аудиториядә таныла башлады.

Адиев тоткарлау вакытында төшерелгән оператив видеода да күренә. Анда ул ФСБ хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирә һәм фамилиясен атый (40нчы секундтан соң).

Азат Адиев белән Вәли Фазлыйәхмәтовның элегрәк тә тоткарланганы бар иде. 2012 елның 19 июлендә Казанда дин әһелләренә булган һөҗүмнәрдән соң өйләрендә тентүләр үткәрелеп тоткарланган мөселманнар арасында "Райян" җырчылары да булды. Ул хәлләр турында Азат Адиев Азатлыкка сөйләгән иде.

"Раян" дуэты төрле концертларда, бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә, туйларда чыгыш ясый.

Тотыкларга "террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм шундый оешма эшчәнлегендә катнашу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу маддәгә күрә ун елга иректән мәхрүм итү каралган.

Азат Адиевның Вконтакте сәхифәсендә күрсәтелгәнчә, аның дүрт баласы бар.

XS
SM
MD
LG