Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов: кырымтатарларын күпләп урлау очраклары юк, югалганнарның берсе Сүриядә үлгән


Кырымның үзбилгеләнгән премьер-министры Сергей Аксенов ярымутрауда күпләп кырымтатарларын урлау юк дип саный. Моннан тыш ул элек югалган кырымтатарының берсе Сүриядә һәлак булган дип әйтә. Бу хакта ул “Российская газета”га белдерде.

“Беренчедән, күпләп татарларны урлау очраклары булганы юк. Дүрт кеше югалган санала. Бер егет Сүриядә сугышып анда һәлак булган, икенче югалганы шулай ук Сүриядә сугышкан. Мин аларның ата-аналары, кырымтатар вәкилләре белән очраштым. Тикшерү комитеты әлеге эшне контрольгә алды, эшче төркем оештырылган. Әлеге кешеләр үзләре матбугат очрашуы уздырып күпләп югалу турындагы гайбәтләргә нокта куярга әзер”, диде Аксенов.

Моннан тыш ул Русия президенты Владимир Путинга күпләп кырымтатарлары югалуы турында белдергән Николай Сванидзены Кырымга чакырды.

“Аңа ата-аналар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашулар оештырырга әзермен”, диде ул.

“Премьер-министр” сүзләренчә, “кырымтатарлары һәм барлык мөселманнар үзләрен имин хис итсен өчен хакимият барысын да эшли”.

XS
SM
MD
LG