Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарлары елны чәй кичәсе белән тәмамлый


Финляндиядә татар оешмасының 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чәй кичәсе
Финляндиядә татар оешмасының 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чәй кичәсе

Ноябрь башында Финляндия татарлары мәхәлләсе чәй кичәсенә җыелачак, декабрьдә аларга Казаннан Камал театры артистлары килә.

2 ноябрьдә Финляндия татарлары чәй кичәсенә җыелачак. Бу хакта Финляндия татарлары берлегенең мәдәният оешмасы рәисе, әлеге чараны оештыручы Тарик Кафиатулла белән сөйләштек.

– Тарик әфәнде, бу чәй кичәсендә нәрсәләр булачак?

Мондый чәй кичәләрен елына 6-7 тапкыр уздырырга тырышабыз. Җәй башларында өч-дүрт һәм көзен өч-дүрт тапкыр үткәрәбез. Андый кичәләргә 240лап кеше җыела.

Хәзерге чәй кичәсенә килгәндә, без татар милли ашлар китабын чыгарган идек. Ул эш беренче мәртәбә 1990 елда эшләнде. 2013 елда инде аны яңартып бастырдык. Шулай ук мондагы фин дусларыбыз аны фин телендә дә чыгаруны сорады. Шуңа быел аны фин телендә бастырдык. Чәй кичәсендә әлеге китапны да тәкъдим итәчәкбез.

Тарик Кафиатулла
Тарик Кафиатулла

​Шулай ук кичәдә яңа CD тәкъдим ителәчәк. 1986 елда "Агыйдел буйлары" дигән пластинка чыккан иде. Хәзер шуны CD форматта чыгардык. Ул елларны хорда җырлаган җырчыларны кичәгә чакырдык. Барлыгын 38 җырчы хорда җырлаган булса, шуның берсе вафат, икенчесе Төркиядә яши. Шуңа кичәдә барлыгы 36 кеше булачак. Алар белән хатирәләр белән уртаклашу, сөйләшүләр көтелә. Яшьләр өчен дә бу кызык булачак. СDны аларга да бүләк итәчәкбез, рәсемгә төшәчәкбез. Бу бит тарихта калачак. Аларга инде 60-70 яшь.

– Кичәләргә нигездә Татарстаннан да кунаклар чакырыла иде. Бу юлы кем дә булса киләчәкме?

– Казаннан "Болгар кызлары" ансамбле килеп концерт бирә. Сентябрьдә без оешмабыздан өч кеше Казанда булдык һәм нинди артистларны чакырырга дип уйладык. Шуннан “Болгар кызлары”нда тукталдык. Һәрвакыт бер кешеләрне генә чакырып булмый. Халкыбыз яңалык тели.

Шулай ук чәй өстәле янында һәрвакыттагыча аралашу, яңалыклар белән уртаклашу булачак.

Декабрь башында театр кичәсе булачак һәм Казаннан спектакль белән Камал театры артистлары киләчәк. Алар бер спектакль күрсәтәчәк. Икенче көнне шулай ук җырлар-биюләр белән чәй кичәсе көтелә.

XS
SM
MD
LG