Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ике артист" тамашасы тулы зал җыйды


"Ике артист" тамашасында журналистлар да артистланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:08:01 0:00

"Ике артист" тамашасында журналистлар да артистланды

26 октябрь Казанда "Ике артист" шоу-проекты узды. Кемнәрдер бу тамашага сәнгать ягыннан карап тәнкыйтьләргә ашыкса, икенчеләре аның шоу, мәзәк өчен генә уздырылуын белә иде.

Бүген концерт-тамашаларның уңышлы үтү күрсәткече ул - концерт залында буш урыннар булмау. Барс Медиа ширкәте соңгы елларда "Солянка", "Зур концерт"ларына меңләгән халыкны җәлеп итә алды, Уникс залында икенче тапкыр оештырылган "Ике артист" тамашасында да 800ләп тамашачы иде.

Ике ай алдан татар музыкаль каналлары аша танылган җырчыларның театр артистлары, дизайнер, композитор, журналистлар белән җыр башкарачагы игълан ителде. Кайвакыт рекламнардагы вәгъдәләр үтәлмичә, яки артистлары килми калган вакытлар да булгалады. Бу юлы "Ике артист"та катнашырга тиешле барлык кешеләр килде дип әйтер идек, әмма афишада язылган Камал театры артисты Айрат Арсланов булмады. Ул Хәмдүнә Тимергалиева белән җырларга тиеш иде.

"Яңа гасыр" каналында хәбәрләп алып баручы Гөлүсә Исмәгыйлова Мөнир Рахмаев белән җырлады. Мөнир әле Хәмдүнә Тимергалиева белән дә сәхнәгә чыкты, Хәмдүнә ханым Мөнирне башка кеше белән алыштырырга теләмәдем дип әйтте. Күрәсең, алдагы концертлардан ук бер-берсенә ияләшкәннәр яки Айрат Арсланов килмәгәч килеп туган хәлдән шулай чыгарга булганнар.

Әлеге проектның авторы Гөлназ Сәфәрова җырчылар өчен парларны үзебез сайладык дисә дә, катнашучыларга җырчыны, җырны сайлау мөмкинлеге калдырылуын белдек. "Яңа гасыр" каналында "Манзара" тапшыруын алып баручы Илдар Кыямов мәсәлән Раяз Фасыйхов белән җырласам гына бу проектта катнашам дигән.

"Ике артист"ның калган катнашучыларын карасак, Айдар Галимов белән "Нәфис" ширкәтенең PR директоры Айгөл Мирзаянова җырлады. Тавышы компьютердан ясалган булуы ишетелеп торды, халыкка ул һәм "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, журналист Римзил Вәлиев беренче тапкыр җырлаучылар буларак тәкъдим ителде. Гөлнара җырчы ИлСаф белән үзе язган җырны башкарды, ә Римзил Вәлиев Эльмира Сөйләйманова белән җырлаячак җырга үзе кечерәк клип та төшереп күрсәтергә өлгерде.

"Ике артист"ка чакырылган барлык кунаклар сәхнәдә җырчы белән җыр башкарудан тәм, ләззәт алырга тырышты. Шул ук "Курай" радиосы ди-джее, журналист Габдерәхим һәрвакыттагыча үзен сәер йөз-кыяфәте, хәрәкәтләре, үзенә генә хас шаярту сүзләре белән халыкны көлдерә алды. Аның чыгышын карарга килгән дуслары Габдерәхимне чәчәкләргә күмде.

Калган катнашучылардан Люция Хәмитова Илсөя Бәдретдинова белән, танылган телевидение алып баручысы Илфат Абрахманов Зәйнәп Фәрхетдинова белән, Фирдүс Тямаев дизайнер Надежда Әюпова белән җыр башкарды, аларның чыгышлары ничек бар, шулай күренде, көлкеле, шаян яки бик тетрәндергеч булып аерылып тормады.

Концерттагыларның күбесе үз тавышы белән җырламады, оештыручылар тамашаны видеога төшергәнгә шулай эшлибез, дип белдерде. Мондый проектларны тере тавыш белән яздыру зур чыгымнар сорый иде. Бу концерт икенче тапкыр үткәрелде һәм зал тутырып тамашачы җыярга сәләтле булуын күрсәтте. Барс Медиа ширкәте бу "Ике артист"ның мөмкинлекләрен кулланып, шоу-тамашадан хайран гына табыш алгандыр мөгаен. Чөнки билетларның бәясе уртача 600-700 сум иде, Уникс залы 800ләп кешене сыйдырса, әйбәт кенә сумма килеп чыга.

Әлеге концерттан соң Энҗе исемле тамашачы "Ике артист"ның беренчесе әйбәтрәк иде, анда күбрәк Камал артистлары катнашты һәм алар җырларны яхшырак башкарды, диде. Ул үзенең кем икәнлеген танытасы килмәде, шуңа да фикерләрен генә җиткерәбез. Бу юлы алар 750 сумнан билет алып унөч кеше килгәннәр, 26 октябрьдә үткән концертта Индиваның бик кыска итәгенә, Габдерәхимнең гадәти көнне киеп йөри торган киеме белән сәхнәгә менүенә, Гөлүсә Исмәгыйлованың сәхнәдә булып тамашачы белән элемтә тота алмавына бәйле фикерләрен җиткерделәр. Әлеге тамашачылар сәхнәгә чыгачак кешеләрнең киемнәрен, үз-үзен тотышларын беркем дә карап чыгармый микән дип тә гаҗәпләнде.

Моңа охшаш тамашаларда да даими чыгыш ясаучы халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева "Ике артист" проектын уңай бәйләвен әйтте.

Хәмдүнә Тимергалиева: "Ике артист" проекты халыкка кызыклы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

"Профессионал җырчы-артистлар белән кунакларның бергә җырлавы халык өчен кызык. Мондый проектлар эшли алганнарына афәрин диясе килә. Кызыклы бит, әйтик Римзил Вәлиевны журналист буларак белә идем, монда ул сәхнәдә җырлый. Халык бит, карале, бу җырлый да икән бит, дип гаҗәпләнеп-сокланып карап тора. Гомумән, миңа яшьләр белән эшләве күңелле, картаясы килми әле", диде Хәмдүнә Тимергалиева.

XS
SM
MD
LG