Швеция тышкы эшләр министры Марго Вальстрем моны фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокукын раслаучы җитди факт дип атады.
Фәләстин дәүләтен танырга җыенуы турында Швеция ай башында белдергән иде. Израил моны “ашыгыч” адым дип бәяләп тәнкыйтькә тотты. Израил фикеренчә, бу фәләстин-израил низагын җайга салуга зыян китерәчәк.
Швеция Фәләстин дәүләтен таныган Европа илләре арасында беренчесе булды.
13 октябрь көнне Бөекбритания парламентында бу мәсьәләгә бәйле сөйләшү булды. Депутатлары Фәләстин дәүләтчелеген таныган резолюция өчен тавыш бирде. Әлеге резолюция британ хөкүмәтен бернигә дә мәҗбүр итми, ә бары тик тәкъдим рәвешен генә йөртә.
Фәләстиннәр Израил басып алган Көнчыгыш ярда һәм шулай ук Израил блокта тоткан Көнчыгыш Иерусалим һәм Газзә сызыгындагы җирләренә дәүләт статусы бирелүен тели.