Accessibility links

Кайнар хәбәр

Париж: Русиягә беренче “Мистраль”ны бирү килешүе үтәлмәгән


Франция финанс министры Мишель Сапен боралак ташучы «Мистраль» хәрби корабының беренчесен Русиягә сату шартлары үтәлмәвен әйтте. Бу хакта ул RTL француз радиосына әңгәмәдә белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге шартлар Русиянең Украина кризисына бәйле үз-үзен тотуына карап хәл ителәчәк.

Алдагы көнне Русия вице-премьеры Дмитрий Рогозин ике “Мистраль”ның беренчесе Мәскәүгә 14 ноябрьдә тапшырылачак дип әйтте.

Франция саклану министры башлыгы Жан-Ив Ле Дриан ил президенты Франсуа Олланд «Мистраль»ләргә бәйле үз җавабын ноябрь дәвамында әйтәчәген белдерде.

Килешү нигезендәге 1,2 миллиард еврога исәпләнгән "Владивосток" исемле беренче боралак ташучы хәрби кораб Русиягә 2014 елның октябрендә, "Севастополь" исемле икенчесе - 2016 елда китерелергә тиеш иде. Июньдә Русиянең 400ләп хәрби диңгезчесе "Мистраль" җиһазын өйрәнү өчен Франциягә барырга тиеш иде. Бер корабка 16 боралак керә.

XS
SM
MD
LG