Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубин Спартакны җиңеп 1/4 финалга чыкты


Рубин Казанда Спартакны җиңде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

Рубин Казанда Спартакны җиңде

30 октябрь Казанда Рубин Русия кубогының 1/8 финалында Мәскәүнең Спартак такымын 2-0 исәбенә отып чирекфиналга чыкты. Спартак җанатарларыннан Казандагы тәртипне ике мең полиция хезмәткәре саклады.

Рубин Русия чемпионатының 11нче турында Мәскәүдә Динамоны 2-0 исәбенә җиңеп кайтканнан соң, хәзер инде Казанда Русия кубогы уенында Мәскәүнең Спартагын да 2-0 исәбенә отуга иреште. Август аенда чемпионатның 1нче турында Рубин Казанда Спартакка 0-4 исәбенә оттырган иде. Бүгенге җиңү үзенә күрә үч алу булды.

Татарстан башкаласында Спартактан бигрәк, аның җанатарларын каршы алуга ныклап әзерләнделәр. Быелның 1 августында Бауман урамында канунсыз йөреш уздырып, тәртипсезлекләр китереп чыгарган Спартак җанатарларын бу юлы Казанга ярдәмгә Түбән Кама, Алабуга, Чаллыдан да китерелгән ике меңнән артык полиция хезмәткәре саклады. Нәтиҗәдә Казан-Аренага Спартак җанатарлары гына түгел, республика тамашачысы да көчле тикшерү узып кына керә алды.

Матбугатта Русия башкаласыннан җиде мең Спартак җанатары килә дип язылса да, стадионда аларның саны ике-өч меңнән артмады. Аның каравы Рубин өчен җанатарга килгән 27 меңнән артык футбол сөюче Казан-Аренаны тутырды.

Вакыт-вакыт ике такым да көчле һөҗүмнәр оештырса да исәпне 90 минут эчендә берсе дә ача алмады. Кубок уены булганга өстәмә билгеләнгән утыз минутта Рубин көчле һөҗүмнәр оештырып, Спартак капкасына ике туп кертүгә иреште.

108нче минутта Рубинның хорват уенчысы Марко Ливайя беренче тупны кертсә, 125нче минутта Рубинның иранлы уенчысы Сердар Азмун пенальтидан икенче тупны кертеп очрашуга нокта куйды.

Шулай итеп, Рубин Спартакны 2-0 исәбенә җиңеп, Русия кубогының 1/4 финалына чыкты. Ярышның бу өлешендә аңа Мәскәүнең Локомотивы белән көч сынашырга туры киләчәк. Ул уен киләсе елның мартында узачак.

XS
SM
MD
LG