Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сәяси золым корбаннарын искә алдылар


Уфа каласы хакимиятеннән чәчәкләр
Уфа каласы хакимиятеннән чәчәкләр

30 октябрь көнне Уфада сәяси золым корбаннарын искә алдылар. Хәтер чарасын Башкортстанда 1991 елдан бирле эшләп килүче "Сәяси золым корбаннары ассоциациясе" белән Уфа шәһәре мэриясе оештырды.

Башкала үзәгендәге Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге паркта урнаштырылган һәйкәл янына элекке елларда йөздән артык кеше җыела торган иде. Әмма быелгы чарага нибары 30дан артык кына кеше килгән. Моның бер сәбәбе золым корбаннарының һәм аларның балаларының ел саен кими баруы булса, икенчедән, тиешле оештыру хәстәрлекләре җитешмәү.

Исемнәрне атау вакыты
Исемнәрне атау вакыты

Русия Сәяси золым корбаннары ассоциациясенең Башкортстан бүлегенә соңгы дистә елдан артык үзе дә 16 ел сөргендә җәфа чиккән Маһинур Үтәбаева җитәкчелек иткән иде. Әмма узган елда ул вафат булды һәм бүгенгә кадәр аның җаваплы вазифасын үз кулына алырга беркемнең дә теләге юк. Шуңа да быелгы хәтер чарасын оештыру да әйле-шәйле генә килеп чыккан.

Сәяси золым корбаннары истәлегенә салынган һәйкәл янына өлкән яшьтәге апалар һәм агайлар иртәнге якта ук җыела башлый. Аларның барысы да шәхес шөһрәте корбаннарының балалары һәм туганнары. Мәрхүмнәрне искә алып бер минут тын торганнан соң, һәйкәл алдына чәчәкләр салынды.

Шунысы аптырашка сала: быелгы Хәтер чарасына Башкортстан мөселманнары дин әһелләре исеменнән бер генә рухани да килмәгән булып чыкты. Монысы да оештыручыларның кимчелегеме, әллә инде тегеләре чакырып та бу чарага битараф калганмы? Ә бит православ чиркәве дин әһеле килгән иде. Ул мәрхүмнәр рухына гыйбадәт кылды.

Һәйкәл алдында бер минут тынлык
Һәйкәл алдында бер минут тынлык

Репрессия корбаннарын искә алу мәрәсимен алып баручылар Сәяси золым елларында Башкортстанда кылынган явызлыклар турында мәгълүматлар бирде. Республикада җәмгысе 50 меңнән артык кеше сәяси золым тегермәненә эләгә. Әле бу “халык дошманнары” дип нахак гаеп ташланып хөкем ителгәннәре генә. Ә бит бу исәпкә “кулак” дип сөрелгәннәре һәм хәрби әсирләр керми. Аларны да исәпләсәң, бу сан бермә-бер артачак.

Сәяси золымда хөкем ителүчеләр арасында татар һәм башкортлар аеруча күп булган. Шулар сафында милләтнең алдынгы сафында торган зыялылар – язучылар, укытучылар, артистлар, журналистлар булуы аеруча аянычлы. Аларның күбесен аталар, төрмәләргә, сөргеннәргә озаталар.

Көндез башланган чараны кичен тагын бер мәрәсим дәвам итте. Һәйкәл янына җыелган яшь буын вәкилләр, өлгергән кадәр, сәяси золым корбаннарының исемнәрен атап чыкты. Биредә шулай ук тагын чәчкәләр салынды, шәмнәр яндырылды.

XS
SM
MD
LG