Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сәяси золым корбаннарын искә алдылар


Уфада Бөек Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге паркта урнаштырылган һәйкәл янына йөздән артык кеше җыелды
Уфада Бөек Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге паркта урнаштырылган һәйкәл янына йөздән артык кеше җыелды

30 октябрь көнне Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә сәяси золым корбаннарын искә алдылар. Уфадагы хәтер чарасын оештыру башлангычы белән Башкортстанда 1991 елдан бирле эшләп килүче Сәяси золым корбаннары ассоциациясе чыкты.

Башкала үзәгендәге Бөек Җиңүнең 50 еллыгы исемендәге паркта урнаштырылган һәйкәл янына йөздән артык кеше җыелды. Билгеләнгән вакыттан алда ук бирегә өлкән яшьтәге апалар һәм агайлар җыела башлады. Аларның барысы да шәхес шөһрәте корбаннарының балалары һәм туганнары. Мәрхүмнәрне искә алып бер минут тын торганнан соң, һәйкәл алдына чәчәкләр салынды.

Хәтер чарасына Башкортстан мөселманнары диния нәзараты имамы белән православ чиркәве дин әһеле дә килгән иде. Алар бер-бер артлы мәрхүмнәр рухына гыйбадәт кылды.

Репрессия корбаннарын искә алу мөрәсимен алып баручылар Сәяси золым елларында Башкортстанда кылынган явызлыклар турында мәгълүматлар бирде. Республикада җәмгысе 50 меңнән артык кеше сәяси золым тегермәненә эләгә. Әле бу “халык дошманнары” дип нахак гаеп ташланып хөкем ителгәннәре генә. Ә бит бу исәпкә “кулак” дип сөрелгәннәре һәм хәрби әсирләр керми. Аларны да исәпләсәң, бу сан бермә-бер артачак.

Сәяси золымда хөкем ителүчеләр арасында татар һәм башкортлар аеруча күп булган. Шулар сафында милләтнең алдынгы сафында торган зыялылар – язучылар, укытучылар, артистлар, журналистлар булуы аеруча аянычлы. Аларның күбесен аталар, төрмәләргә, сөргеннәргә озаталар.

“Бу гөнаһ эшләрне, явызлыкларны әлеге буын онытырга тиеш түгел. Алайса кайбер затлар бүгенге көндә дә Сталинны сагына һәм аңа һәйкәлләрне торгызырга маташа”, - дип белдерде митингта чыгыш ясаучылар. Аларның әйтүенчә, сәяси золым корбаннары гаиләләренә игътибарны арттыру зарур. “Әллә күпме мөлкәтләре тартып алынган гаиләләргә компенсацияләр бик аз күләмдә генә, исем өчен генә кайтарылды”, - ди сәяси золым корбаны Касыйм Азнабаевның кызлары Нина һәм Зинфира ханымнар.

Русия Сәяси золым корбаннары ассоциациясенең Башкортстан бүлегенең озак еллар рәисе булган Маһинур Үтәбаева (ул быел июнь аенда вафат булды) тырышлыгы белән золым корбаннары турында алты Хәтер китабы чыгарылды. Үзенең дә аерым “Тере хәтер” исемле күләмле җыентыгы нәшер ителгән иде. Репрессия еллары хакында мәгълүматлар туплау дәвам итә. Маһинур Үтәбаева эшләрен дәвам итүчеләр хәзер сәяси золымга бәйле материалларны урнаштыру өчен махсус музей булдыру хәстәрлеген күрә.
XS
SM
MD
LG