Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Конституциясе көнендә Казан үзәгендә концерт-митинг узачак


6 ноябрь Татарстан Конституциясе көне уңаеннан Казанның Бауман урамында концерт-митинг булачак. Аны оештыручыларның берсе булган «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Facebookта язуынча, аның төп темасы Татарстанда президентлык статусын саклау.

“Бөтен чыгышлар шуңа багышланачак”, ди ул.

Чарада милли хәрәкәт вәкилләре Фәүзия Бәйрамова, Раиф Галиев, Рәфис Кашапов, Наил Нәбиуллин һәм артистлар Әзһәр Шакиров, Миңгол Галиев, Гөлзада Сафиуллина һәм башка җырчылар чыгыш ясаячак.

Концерт-митингны уздыруга хакимияттән рөхсәт бирелгән.

XS
SM
MD
LG