Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Путинның Украинага карата сәясәтенә каршы пикет узды


Мәскәүдә "Новослободская" метросы янында Русиянең Украинага агрессиясенә каршы хакимиятләр белән килешенгән пикет узды.

"Солидарность" хәрәкәте оештырган бу чарада егермеләп кеше катнашты.

Пикет сәгать ярым дәвам итте. Узып баручыларның кайберләре, сугыш чыгарырга теләп, пикетчылар кулындагы шигарләрне ертырга маташкан. Бу хакта активистка Елена Глушко Фейсбукта язды.

21 сентябрьдә Мәскәүдә Украинага каршы сугышка протест белдереп "Тынычлык маршы" булган иде. Демонстрантлар Пушкин мәйданыннан Сахаров урамына кадәр барды. Оештыручылар әйтүенчә, бу чарада 15 меңнән 100 меңгә кадәр кеше катнашты. Полиция биш мең кеше килде дип белдерә.

XS
SM
MD
LG