Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО дөньяда "ватандашсызлыкны" бетерергә җыена


БМОның качаклар идарәсе 10 ел эчендә "ватандашсызлыкны" бетерерү планы турында игълан итте. Идарәнең Женевадагы офисында бу эш дөньяда ватандашлыгы булмаган 10 миллион кешенең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен эшләнә дип белдерделәр.

Ватандашлыгы булмаган кешеләрнең медицина, белем алу, тавыш бирү һәм сәяси тормышта катнашу хокуклары чикләнгән була.

Бу вазгыятьне БМО андый кешеләр яшәгән илләр җитәкчелеген аларга шул ил ватандашлыгын бирергә үгетләү юлы белән чишергә тели.

Беренче чиратта БМО милли сәбәпләр аркасында ватандашлык ала алмаганнарның проблемаларын чишү кирәк дип белдерде.

XS
SM
MD
LG