Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Донецки халык республикасы башлыгы" Инҗилгә кул куеп ант китерде


Александр Захарченко
Александр Захарченко

Донецкиның музыка-драма театрында узган инаугурациядә "Донецки халык республикасы башлыгы" Александр Захарченко Инҗилгә кул куеп ант китерде.

Украинаның көнчыгышында "Донецки һәм Лугански халык республикаларында" узган сайлауда сепаратистлар җитәкчеләре Александр Захарченко һәм Игорь Плотницкий "республика башлыклары" итеп сайланды.

Европа Берлеге һәм АКШ сепаратистлар кулында булган Украинаның көньяк-көнчыгышында 2 ноябрь узган тавыш бирүне танымады. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең бу сайлауны тануын белдерде.

XS
SM
MD
LG