Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Урыс маршы урынына митинг узды


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

4 ноябрь Уфада Урыс маршы узарга тиеш иде, ләкин быел ул шәһәр урамнары буйлап йөреш буларак түгел, митинг рәвешендә узды. Анда чыгыш ясаучылар Урыс маршы узмавын башкорт оешмалары басымы белән аңлатты.

Чара башкала үзәгендә дистәдән артык кешенең иске чиркәү урынына чәчәк салулары белән башланды. Төп чара шәһәр читендәге Затон бистәсенең “Дулкын” исемле паркында узды. Паркка йөздән артык кеше җыелды. Берничә кеше чыгыш ясады. Кулларда шигарләр юк иде, бары тик бер кеше генә Русия байрагын тотып торды. Тәртип урнаштырырга килгән полиция хезмәткәрләре чарада катнашучылардан күбрәк иде. Дөрес, аларның күпчелеге парк тирәсендә машиналары янында торды. Чарада каршылыклар булмау сәбәпле, алар урыннарында калды.

Чарада чыгыш ясаучы Константин Чадлин Уфада узарга тиешле Урыс маршы тирәсендәге каршылыклар турында сөйләде:

Константин Чадлин
Константин Чадлин

“Без шәһәрнең үзәк урамнары буйлап йөреш уздырырга җыенган идек. Ләкин башкортларның “Күк бүре” һәм “Башкорт” җәмәгатьчелек оешмалары республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыктылар. Анда башкорт җәмәгатьчелегенең Урыс маршын уздырырга юл куймаячаклыгы әйтелгән иде. Республика җитәкчелеге шуны искә алып булса кирәк, безне шәһәр читенә куды.

Чара алдыннан “Күк бүре”, “Башкорт” җәмәгатьчелек оешмалары һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае каршындагы яшьләр шурасы әгъзалары белән сөйләшү уздырдык. Анда алар чараны паркта митинг буларак уздырырга тәкъдим итте. Мин ул очрашуда катнашсам да, чараны оештыручы түгелмен. Бүген бирегә Урыс маршын уздыручылар килмәгән. Бу исә аларның башкорт җәмәгатьчелек оешмалары тарафыннан куркытылуы турында сөйли.”

Иван Сахозов
Иван Сахозов

Иван Сахозов: “Мине бирегә “Күк бүре” кебек оешмаларның каршы адымнары чыгарды. Алар без урамга чыксак, биш мең башкорт атлысы Урыс маршын куарга чыгачак дип ышандырган иде. Кая башкорт җайдаклары? Паркта балаларны йөрткән бер аттан башка атларны күрмим. Безнең быел болай зәгыйфьләнүебезгә илдә барган каршылыклар да сәбәпче. Украина һәм Русия арасындагы каршылык Владимир Путинның чит илләргә хезмәт итүе турында сөйли. Безнең бу хәлгә төшү - урыс дәүләтенең булмавыннан.”

Чараны оештыручылар үзләре катнашмау сәбәпле, документлар кабул ителмәде. Бары тик берәү уртага чыгып: “Маршны уздырмау безнең хокукларны бозу булып тора. Яшәсен урыс халкы! Яшәсен халыклар дуслыгы! Яшәсен тынычлык!” дип халыкның үзен яклавын сорап, җыелучыларның тавыш бирүләрен сорады. Чарада катнашучылар иренеп кенә тавыш бирергә мәҗбүр булды.

Белешмә: Уфада беренче “Урыс маршы” 2013 елның 4 ноябрендә узды. Анда 400гә якын кеше катнашты. Чара башкаланың Черниковка бистәсендәге Машина төзүчеләр мәдәният сараена кадәр тантаналы йөрештән гыйбарәт булды. Йөреш Урыс маршы дигән шигар күтәреп, барабан кагуы астында узды. Мәдәният сарае каршында урам җыены оештырылды. Урыс маршы алдыннан башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы аны уздыруга юл куймаячакларын белдерсәләр дә, чара каршылыкларсыз узган иде.

XS
SM
MD
LG