Accessibility links

"Урыс маршы" – милләтләрне бетерергә омтылу сәясәтенең бер гамәле"


Уфада "Урыс маршы", 2013
Уфада "Урыс маршы", 2013

4 ноябрьдә Уфада да "Урыс маршы" үткәрергә җыеналар. Башкорт җәмәгать эшлеклесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов бу чараны Русиядәге милләтләрне бетерергә омтылу сәясәтенең бер гамәле буларак бәяли һәм аңа каршы торырга кирәк дип әйтә.

Башкортстандагы урыс милләтчеләре 4 ноябрьдә Уфа шәһәрендә "Урыс маршы" үткәрергә җыена. Оештыручыларның берсе, Күмертаү шәһәрендә яшәүче "Патриот" үзәге җитәкчесе Виталий Луговой: "Уфа мэриясе бу чарага каршы килмәс дип беләм, 300ләп кеше җыелырга тиешбез", дип белдерде.

Аның сүзләренчә, бу чараны оештыручылар күп, ул "Урыс маршы" башында кем торганны атамады. Оештыручыларның берсе, Уфа политологы Евгений Беляев әлеге чара турында Азатлык белән сөйләшүдән баш тартты.

Урыс милләтчеләренең интернеттагы социаль челтәрләрдә үз битләре бар. Анда әлеге йөреш вакытында Донецки һәм Луһански "республикалары" әләмнәрен дә күтәреп бару хупланачак диелгән.

Дөнья башкорт корылтае әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов урыс милләтчеләренең бу теләген чит илнең эчке эшләренә тыкшыну буларак бәяли.

"Дөньяви хокукларга таянсак, сәяси яктан караганда, Русия ватандашларының башка илнең сәяси эшләренә кысылырга хокукы юк. Ватандашлар сугышы башланганда анда зыян күргәннәргә бөтен дөнья, бары тик билгеле бер кагыйдәләр нигезендә генә, һуманитар ярдәм күрсәтә ала. Бу очракка килгәндә дә, башка илдә барган низагка безнең ил ватандашлары кысылырга тиеш түгел. Әгәр без бер якны гына алып, икенче якны күрмәмешкә салышсак, ул проблемны хәл итми, ә катлауландыра һәм тыныч юл белән хәл итү өчен киртәләр тудыра", ди Бәдретдинов.

Уфада "Урыс маршы", 2013
Уфада "Урыс маршы", 2013

​Уфада "Урыс маршы"н оештыручылар чаралары вакытында радикал ислам мәсьәләләрен дә күтәрергә җыена. "Патриот" җитәкчесе Луговойга Азатлык: "Радикал ислам, әгәр булса, аннан Башкортстанда яшәүчеләр нинди зыян күрә? Нигә бу мәсьәләне күтәрәсез? Республикада яшәүче русларга куркыныч тудыралар мәллә?" дигән сорау бирде.

Луговой әлеге сорауга анык кына итеп җавап бирмәде. Аның сүзләренчә, янәсе, радикал исламчылар мәчетләргә кереп үз таләпләрен белдергән очраклар да булган. Шуннан соң ул Татарстандагы чиркәүләрне яндыруларны, Түбән Камадагы Нефтехимия берләшмәсенә дә һөҗүм булды дип тезеп китте. Луговой радикал ислам куркыныч тудыра башлаганчы ук, аңа каршы көрәш башларга кирәк, шуңа күрә "Урыс маршы" әлеге мәсьәләне дә күтәрә дип әйтә.

Бәдретдинов урыс милләтчеләренең радикал ислам мәсьәләсен күтәрүләренең төбендә Башкортстанны пычратырга, вазгыятьне какшатып, аны исламчылар тарала торган итеп төбәк итеп күрсәтергә тырышу ятканлыгын белдерә.

"Соңгы елларда, уйлап чыгарып, ислам динен агрессив итеп күрсәтергә тырышалар. Хәтта бер гаебе булмаган мөселманнарны да экстремист эшчәнлек алып бара дип эзәрлекләргә тырышалар. Башкорстанда да, Татарстанда да бер гаебе булмыйча да төрмәгә утыртылган мөселманнар бар. "Урыс маршы"на чыгучыларның мөселманнарга ниндидер гаеп ташларга тырышуы ул үзләрен дәүләт дәрәҗәсендәге эш алыр баручылар итеп күрсәтергә тырышу да булып тора", ди Бәдретдинов. Аның сүзләренчә, республикада радикал ислам бар дип белдерергә бернинди нигез дә юк.

Уфада "Урыс маршы", 2013
Уфада "Урыс маршы", 2013

Руслар этонсәяси берләшмәсенең багучылар шурасы рәисе Александр Белов (Поткин) узган ел Уфада "Урыс маршы" алдыннан "Уфада "Урыс маршы" булырга тиеш" дигән мәкалә язып, аны интернетта таратты. Анда ул "Безнең халыкларның хокукларын тигезлибез, йә Русияне урысларның милли дәүләте итәбез һәм аның эчендәге автономияләрне милли республикалар буларак таныйбыз, йә булмаса псевдо-дәүләтчелекләрдән баш тартып, Русия ватандашлары гына булып калабыз" дип белдерде.

Луговой бу идеяләрнең быелгы маршта да актуаль икәнлеген белдерә. Урысларның хокуклары кысылуга килгәндә ул, урыс әдәбиятын Башкортстандагы мәктәпләрдә тулы күләмдә укый алмауларын, Уфа үзәгендәге урамнарны урыс шәхесләренең исемнәре белән атамауны китерде һәм Русиядә күпчелек булган урысларның үз җирләре дә юк дип белдерде.

Узган ел "Урыс маршы"нда алгы сафтагыларның кулларындагы зур шигар "Русский марш Уфимский край" дип язылган иде. Бу үзе үк урыс милләтчеләренең республика статусына каршы булуына ишарәли.

Бәдретдинов фикеренчә, әнә шундый идеяләр белән сугарылган "Урыс маршы" соңгы елларда Кремль алып барган бердәм русияле ясау сәясәтен алга этәрә һәм аларның мондый чаралары милли республикаларга, милләтләргә зур куркыныч булып тора.

"Безгә боларның ("Урыс маршы") бернинди йогынтысы юк, безгә тимиләр, зарары юк дип тынычланып ятарга ярамый. Кызганыч, соңгы елларда Русиядә бик яман шовинистик рухтагылар бер милләтне генә өскә күтәреп, калганнарын санга сукмыйча, бер телле генә, русия милләтле генә халык булырга тиеш дип белдерәләр", ди Бәдретдинов.

Икенче яктан исә, Бәдретдинов сүзләренчә, милли республикаларның мәнфәгатьләрен, дәүләтчелекне яклаучы яшьләр төрле эзәрлекләүләргә дучар. Алар берәр чара үткәрергә теләсә, рөхсәт ала алмыйлар. "Безнең башкорт милләтчеләрен экстремизмда гаепләргә генә торалар", ди Бәдретдинов.

Башкорт яшьләре берлеге һәм “Башкорт” дип аталган җәмәгатьчелек оешмасы бу чарага каршы. Алар Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать тә җибәрде. Анда күпмилләтле республика шартларында андый марш уздыру милләтләр арасында төрле каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин дип әйтелә.

XS
SM
MD
LG