Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Бердәмлек көнендә өч урам йөреше узды

Өч йөрешнең икесенә рус милләтчеләре җыелды, "Без бердәм" исемле берсенә спортчылар, диаспоралар һәм сәясәтчеләр чыкты.

Мәскәүнең Люблино бистәсендә "Урыс маршына" җыелучыларның кайберләре тоткарланып полиция бүлекләренә ябылды. Алар арасында үтә уң хәрәкәтләр вәкилләре, йөреш вакытында тәртипсезлекләр оештыручылар бар. Аларның төгәл саны әлегә билгесез.

Узган ел да Мәскәүдә ике "Урыс маршы" иде. Быел урыс милләтчеләре Люблинода җыелган булса, Украинаның көнчыгышында үзләрен "республика" дип игълан иткән Лугански һәм Донецкины яклаучылар Щукинода җыелды. Ул йөрешнең исеме дә "Новороссия маршы" дип аталды. Болары үз чыгышларында Новороссиягә ким дигәндә Днестр буе төбәгенеке кебек статус таләп итте. Люблинода җыелган милләтчеләр арасында Русиянең Украинага карата алып барган сәясәтен тәнкыйтьләүчеләр дә булды.

Мәскәүдә Урыс маршы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:51 0:00

"Русские" берләшмәсе җитәкчесе Дмитрий Демушкин урыс милләтчеләренең таркаулыгы өчен хакимиятләрне гаепләде.

"Моңарчы әле беркайчан да хакимиятләрнең безгә мондый тискәре мөнәсәбәт белдергәне юк иде. Башта быел "Урыс маршы"н уздырмаска дигән басым булды, имеш, киләсе елга булыр. Без ризалашсак, аннары тагын бер сорарлар иде. Моны күргәнебез бар инде. Ризалашмагач, җитәкчеләр һәм оештыручыларга басым башланды. Хакимиятләр хәзер күп кеше катнашкан һәртөрле урам җыеннарыннан курка", диде Демушкин Азатлыкка.

Хакимиятләр милләтчеләрне читтәге бистәләргә куып Мәскәү үзәгендә үзләрен яклаучыларны җыйды. "Без бердәм" исемле берсенә спортчылар, диаспоралар һәм сәясәтчеләр чыкты. Анда "Бердәм Русия", либерал-демократлар, "Гадел Русия" партияләре катнашты. Мәскәү полициясе бу чарага 75 меңләп кеше килде дип белдерде. Азатлык хәбәрчеләре халык саны алты меңнән артмады дип хәбәр итте.

Петербурда да бүген берничә җыен узды. Нева проспектында рәсми рөхсәтсез узган йөрештә берничә кеше кулга алынды. Хакимиятләр рөхсәте белән узган икенче йөреш "Славян халыкларының бердәмлеге өчен урыс маршы" дип атала иде. Новороссияне яклаучылар Марс кырында җыелды. Бу чараны "Родина" фиркасенең Петербур бүлеге, коммунистлар, "Халык соборы", Милли азатлык хәрәкәте оештырды.

Халыклар бердәмлеге көнендә урам җыеннары һәм йөрешләр шулай ук Казанда, Акмәчеттә, Хабаровски, Краснодар, Екатеринбур, Калининград һәм Кировта узды.

"Халыклар бердәмлеге көне" урыс маршлары белән узды

Урыс милләтчеләре җитәкчесе Дмитрий Демушкин Урыс маршында катнаша.
1/5 Урыс милләтчеләре җитәкчесе Дмитрий Демушкин Урыс маршында катнаша.
4 ноябрь – Русиянең "Халыклар бердәмлеге көне"ндә илнең төрле өлешләрендә урыс милләтчеләре Урыс маршына чыкты. Мәскәүдә әлеге чарага җыелган ике меңләп милләтче "Россия для русских", "Один для всех, все за одного", "Руссие, вперед!" кебек шигарләр кычкырды. Кайберәүләр кулларын күтәреп наци ишарәләре ясады. Мондый чаралар Русиянең башка шәһәрләрендә дә узды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Урыс маршында катнашучыларның берсе.
2/5 Урыс маршында катнашучыларның берсе.
4 ноябрь – Русиянең "Халыклар бердәмлеге көне"ндә илнең төрле өлешләрендә урыс милләтчеләре Урыс маршына чыкты. Мәскәүдә әлеге чарага җыелган ике меңләп милләтче "Россия для русских", "Один для всех, все за одного", "Руссие, вперед!" кебек шигарләр кычкырды. Кайберәүләр кулларын күтәреп наци ишарәләре ясады. Мондый чаралар Русиянең башка шәһәрләрендә дә узды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
3/5

4/5

Ивановоның Җиңү мәйданында Халыклар бердәмлеге көне җыенында катнашучылар.
5/5 Ивановоның Җиңү мәйданында Халыклар бердәмлеге көне җыенында катнашучылар.
4 ноябрь – Русиянең "Халыклар бердәмлеге көне"ндә илнең төрле өлешләрендә урыс милләтчеләре Урыс маршына чыкты. Мәскәүдә әлеге чарага җыелган ике меңләп милләтче "Россия для русских", "Один для всех, все за одного", "Руссие, вперед!" кебек шигарләр кычкырды. Кайберәүләр кулларын күтәреп наци ишарәләре ясады. Мондый чаралар Русиянең башка шәһәрләрендә дә узды.
күбрәк күрсәт азрак күрсәт
Previous slide
Next slide

XS
SM
MD
LG