Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү валюта базарында евро 56 сум булды


Мәскәү кыйммәтле кәгазьләр базарында рубльнең бәясе доллар һәм еврога карата тагын да төште. Доллар 45 сум, евро 56 сум булды.

Белгечләр тарихта булмаган бу күренешне нефть бәясенең тагын да төшүе һәм Донецки вә Луганскидагы "халык республикаларында" сайлаулар белән бәйли. Экспертлар дөньяда бер илнең дә сайлауларны танымавы сүрәтендә Русиянең тавыш бирүне тануы Мәскәүгә каршы яңа санкцияләр китерәчәген фаразлый.

Бүген Русия банкы чит ил валюталарын алып сатуны чикләде. Моннан соң көненә 350 миллион доллардан артык валюта алып сатыла алмый. Октябрь аенда банк аша 29 миллиард доллар алып сатылган.

XS
SM
MD
LG