Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Шендерович чыгышы булмый, яңа китабы сатылмый


Мәскәү халыкара музыка йортында Виктор Шендеровичның 7 ноябрьгә билгеләнгән спектакле булмаячак. Иң зур китап кибетләре челтәре аның яңа китабын сатудан баш тартты. Язучы үзенең "Көндәлек журналында" кибеттә эшләүчеләр китап сатылса эштән куылачакларыннан курка дип язды.

Шендеровичның "Как таскали пианино" әсәре инде өч тапкыр башкарылды, театрга табыш китерде.

"Дүртенче тапкыр театр җитәкчелеге берни аңлатмыйча язучы белән килешүне өзүе турында белдерде", дип язган Шендерович.

"Захаров" нәшрияты чыгарган соңгы китабын таратуда да авырлыклар чыккан.

"2000 елдан бирле мин чыгыш ясыйсы урыннарда көтелмәгәндә торба шартлый, ут сүнә, ремонт башлана. Моны миңа күземә туры карап беркем дә әйтә алмый. Менә "боз чоры" башлангач мине куып та чыгардылар", дигән Шендерович.

Язучы һәм драматург Виктор Шендерович Азатлыкның рус редакцияcе белән 2003 елдан бирле хезмәттәшлек итә. "Алтын Остап", "Русиянең алтын каләме", ике тапкыр "Тэфи" телевидение бүләге иясе.

Күптән түгел Азатлык радиосына Шендерович "Королев, Келдыш, Ландау илендә урта гасыр кире кайтты. Куркыта бу хәлләр", дигән иде.

XS
SM
MD
LG