Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия туризм идарәсе Яңа елны Татарстанда каршы алырга киңәш итте


Русия туризм идарәсенең матбугат вәкиле Ирина Щеголькова Яңа елга Татарстанга барырга киңәш итте.

"Татарстанга барыгыз. Казанда тәртип ясалган. Алабуга үз матурлыгы белән тетрәндерә. Тау чаңгысында шуу өчен урыннар бар", диде Щеголькова. Матбугат вәкиле бу сәфәрнең кыйбатка төшмәячәгенә ышандырды.

Мәскәүдә яшәүчеләр гадәттә бәйрәмнәргә Псков өлкәсе һәм Петербурга йөри. Фикер белешүләргә караганда, элек Яңа ел ялларына чит илләргә йөргәннәрнең өчтән бер өлеше быел Русиядә кала.

XS
SM
MD
LG